“Игътибар – балалар!” старт ала
Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү максатында 23 августтан 5 сентябрьгә кадәр Татарстанда шул исемдәге операция игълан ителде.
Саннарга күз салсак, агымдагы елның 7 ае эчендә республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында барлыгы 271 юл һәлакәте теркәлгән. Әлеге һәлакәтләрдә 11 бала үлгән, 26 бала тән җәрәхәтләре алган. Статистиканы анализлау, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең саны артуның нәкъ менә август-сентябрь айларына туры килүен ачыклаган. Моның сәбәбе – балаларның каникул ахырында уяулыклары югалу дип саный белгечләр.
«Операция барышында балаларны транспорт чарасында йөртү белән бәйле рәвештә йөртүчеләрне тикшерү, җәяүлеләргә юл бирү белән бәйле юл һәлакәтләре килеп чыгуны кисәтү, яктылык кайтаргыч элементлар, балигъ булмаганнарның юл кагыйдәләрен үтәвенә аерым игътибар биреләчәк.
Ата-аналар катнашында җыелыш-әңгәмәләр үткәрү дә күздә тотыла», – дип хәбәр итә Әтнә-Биектау районнары буенча яшь юл инспекторлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев