Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

“Исерек” йөртүчегә таләпләр катгый

Татарстан полицейскийлары һәм журналистлар «исерек» юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эшен көчәйтә.

Татарстан машина йөртүчеләре исерек килеш руль артына ешрак утыра башлады. Моны Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары раслый. Саннар да коточкыч – ел башыннан бирле республикада 7,1 меңнән артык исерек килеш автомобиль белән идарә итү факты ачыкланган.

Алар ничә минут һәм хәтта сәгать руль артына утырдылар икән?

“Кызмача хәлдә»ге бу шоферларның җәяүлеләрне һәм күрше полосадагы автомобильчеләрне, өлкәннәрне һәм балаларны куркыныч астында тотуын ничек үлчәп була?

Бу хәвефнең дәрәҗәсен ЮХИДИдан тагын бер хәбәрне укып кына аңларга була: исерек шоферлар гаебе белән 78 юл-транспорт һәлакәте булган, алар вакытында 17 кеше һәлак булган, тагын 111 кеше җәрәхәт алган. Башкаларның җавапсызлыгы, мәгънәсезлегенә 17 кеше – үз гомерен, 111е үз сәламәтлеген биргән. Татарстан гаиләләренә исерек хәлдә йөрү күпме кайгы китергән – ЮХИДИ, кызганычка каршы, мондый статистиканы алып бармый.

Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары бу югалтуларны бер ел гына күрми һәм санамый, шуңа күрә бу проблеманы яктыртуны көчәйтергә булдык. Без тәртип бозуның һәр очрагы турында җентекләп язачакбыз, газеталарда фотографияләрен күрсәтәчәкбез һәм алар белән видеоязмаларны социаль челтәрләрдә бастырачакбыз. Хокук бозучыларның нинди җәза алачагы турында сөйләү мәҗбүри дип саныйбыз. Моның өчен штрафлар гына түгел, иректән мәхрүм итү дә каралган.

Искәртеп узабыз, РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча автомобиль белән «исерек» идарә иткән өчен беренче тапкыр 30 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Әгәр закон бозучы бер ел дәвамында кабат исерек килеш руль артына утырса, аны исерек килеш кабат машина йөрткән өчен җинаять җаваплылыгына тартачаклар.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев