Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Каракны эзлиләр

Акчасына кызыгып, тимер-томыр урлап сатучылар һаман да бар әле арабызда.

Барлы-юклы акчалы булабыз дип, алдагысын уйламый адәм баласы. Җинаять җаваплылыгына тартыласын да, үзенең генә түгел, киләчәктә балаларының автобиографиясен бозасы башына да кереп карамый. Акча дигәч, «күз кыза» кайберәүләрнең .

Район күмәк хуҗалыкла - рының берсендә машина-трактор паркы территориясеннән сетка-рабица һәм аны тоташтыра торган угольниклар урлаган карак та үзенең нинди юлга басуын уйлап эш иткәндер. Әмма, шуңа да карамастан хуҗалыкка 8662 сум 50 тиенлек зыян салган ул. “Әлеге караклык очрагы буенча җинаять эше ачылды, тикшерү дәвам итә”, – ди Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова. Каракны табарлар, монысы вакыт эше. Ул инде күптән бу тимер өчен алган акчасын тотып та бетергәндер. Ә менә “карак” исеме аңа гомергә тагылды инде.

Мәгълүматларны Фәридә Филатова туплады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев