Татарстан юлларында ел башыннан алып 85 кешенең гомере өзелгән
Юл иминлеге

Татарстан юлларында ел башыннан алып 85 кешенең гомере өзелгән

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Татарстан юлларында ел башыннан алып 717 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 85 кеше һәлак булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«717 юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 85 кешенең гомере өзелде. Тагын 867 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды», - диде Айрат Сәмигуллин.

 Шул ук вакытта, узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 16га кимегән. Әмма һәлак булучылар саны 23кә арткан.

Тулырак:


Нет комментариев