Узган 2025 елда Татарстан юлларында мототранспорт катнашында 277 авария булган.
Нәтиҗәдә, 17 кешенең гомере өзелгән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Мототранспорт катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең 277 очрагы нәтиҗәсендә 17 кеше һәлак булды. Тагын 305 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды», - диде Айрат Сәмигуллин.
Узган ел мототранспорт катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны - 43 очракка, юлда имгәнүчеләр саны 62 кешегә арткан. Мондый үсешнең бер сәбәбе - питбайкларда гомуми файдаланудагы юлларга чыгучы балигъ булмаган байкерлар.
Нет комментариев