Олы Әтнә авылында гомер итүче Хәйруллин Хәлил Харис улының 19 сентябрь көнне гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее
Поздравления

Олы Әтнә авылында гомер итүче Хәйруллин Хәлил Харис улының 19 сентябрь көнне гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее

Хөрмәтле хезмәттәшебез Хәлил! Сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Сиңа  нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер, тигезлек телибез. Әрнү-сагыш белмә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел булып кал. Дөньядагы барлык рәхәтләрне күреп, якыннарыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын.
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын, 
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен, 
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен, 
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән “Әтнә таңы” коллективы.

Нет комментариев