Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Арабыздан беребез

Гыйлем иленә илче

Ул да булса, «Гражданское участие. Татарстан» волонтерлар хәрәкәте әгъзасы, Күлле-Киме урта мәктәбе каршында оешкан «Ихлас» волонтёрлар төркеме җитәкчесе – Закирова Кадрия Габделхак кызы.

Күңел капкалары ябыла барган көн­нәрдә, башкаларны аңларга тыры­шу, хәлгә керү кебек сыйфатларга гаҗәп­ләнми мөмкин түгел. Балалар күңеленә генә түгел, кешеләр күңеленә дә дөрес ачкыч табучы зат турында безнең сүзебез.
 Ул да булса, «Гражданское участие. Татарстан» волонтерлар хәрәкәте әгъзасы, Күлле-Киме урта мәктәбе каршында оешкан «Ихлас» волонтёрлар төркеме җитәкчесе – Закирова Кадрия Габделхак кызы.
«Балаларны сөйгәнгә бу юлны сайладым мин», – ди ул һөнәри юлы турында. Хак әйтә.

Күңеле тулы эчкерсез ярату хисе булмаган кеше мәктәп системасында бер көн дә эшли алмас иде. Эшләү түгел, мәктәп бусагасына якын да килмәс иде! Ә Кадрия бүгенге көндә җаваплы вазыйфаларны башкара, үз сыйныфын җитәкләргә  дә җитешә. Өстәмә сабырлык, өстәмә көч, өстәмә тырышлык кирәк, өстәмә әзерлек тә сорала, димәк... Укыта дигән сүз бик үк туры да килми биредә. Җанын-тәнен биреп, бу эштә яши ул. Чөнки Кадрия – гыйлем дөньясы илчесе! Бала күңеленә нинди орлык салуың, киләчәктә аның язмышын да билгеләп куюы ихтимал бит! 
Балалар күңелен генә түгел, башкалар күңелен дә аңлый белүче дип юкка әйтелмәде аның хакында.

Илдәге вәзгыять үзгәрү белән, Кадрия махсус хәрби операция зонасындагыларга ярдәм күрсәтү йөзеннән укучылар белән зур патриотик эш алып бара башлады. Андагылар да – кемнеңдер уллары, алар да – кичәге мәктәп укучылары, югыйсә! Аналарча кайгырту хисе, әлеге дә баягы йөрәк тулы ярату хисенең күплеге, битараф кала белмәү йөртә Кадрияне. Мәктәптә оешкан «Ихлас» волонтерлар төркеме һәрдаим «тегендәге» егетләргә рухи яктан да теләктәшлек күрсәтә, аз гына булса да җиңүгә өлеш кертәбез дип, окоп шәмнәре ясау, челтәр үрү, коры ашлар әзерләү кебек эшләрне дә башкара. Һәм болар барысы да аның тәкъдиме белән, аның җитәкчелегендә уза. Егетләребезгә мәктәп диварларыннан чыккач та, авылдашлары һәм райондашларының актив  ярдәме белән госпитальдәге егетләргә медицина, көндәлек кирәк-яракларны һәрдаим туп­лап җибәреп тора.


Укытучы дигән сүзне ишетүгә, шушы шигырь юллары бөтерелә башлый. 
« Яратыгыз Җирне!» – диде һаман,
Ләкин:
« Мине яратыгыз!» – димәде.
Безнең Кадриябез дә нәкъ шундый икән бит! «Мине яратыгыз!» – димәс ул. «Кешеләрне, туган җирне, Ватанны, телне, әдәбиятне, халкыңны сөй», – дип өйрәтер. Өйрәтеп кенә калмас, үз мисалында күрсәтер дә.

Нәни балалар күңеленә салган белем, кешелеклелек орлыклары киләчәктә  мул җимешен бирсен иде. Җимешләрнең тәмен татырга Укытучы дигән бөек шәхескә дә насыйп итсен иде. 

Венера Сабитова, «Гражданское участие. Татарстан» волонтёрлар группасы җитәкчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев