Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

"Мин гашыйк булып кайттым..."

Әтнә театры артистлары Кыргызстаннан онытылмас хатирәләр белән кайттылар. "Әсәл" (Гүзәл Гафарова)нең кичерешләре нинди?

 - Дөресен әйтим, бик дулкынланып бардым. "Гүзәлем Әсәл" авторы яшәгән җирләрне күрү, халкы белән танышу, шул тамашачы алдында уйнау бик зур җаваплылык өсти. Без моны аңлап бардык. Тамашачыларның рәхмәтен ишетү, чәчкәләр, минем  андый зур хризантемаларны күргәнем дә юк иде. Үз  вакытында Әсәлне уйнаган актриса "Татыбубу" һәйкәле янында фотога төшү - минем өчен зур вакыйга булды.  Аллага шөкер, без спектакльне тамашачы яратырлык итеп уйный алдык. Мин, гомумән, ул якларга гашыйк булып кайттым, ул таулар әледә үзенә тарта, табигате искиткеч матур, кешеләре ягымлы.  Иҗат итәсем  килеп кайттым, илһам  алып кайттым, шушы спектакльдә уйнавым белән мин үземне бик бәхетле саныйм һәм шушы спектакльне куючыларга,  хезмәттәшләремә дә бик рәхмәтлемен, - ди артисткабыз Гүзәл Гафарова.

- Гүзәл, сокланып караучылар  күп булгандыр, күз тимәдеме сиңа? 

-  ? Юк,  күз тимәде,  безне үз итеп якын иттеләр, "Безнен якка охшагансың син, үзебезнең актриса дип торам",  дип тә әйттеләр. Фотога төшүчеләр дә күп булды. 

- Алдагы иҗатыңа да уңышлар телибез. Үрләрең алда булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев