Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

"Минем кебек бу эштән тәм табучы юк"

Яңа Шашы мәктәбенең директор урынбасары Чулпан Корбанованы белмәүчеләр юктыр. Укытучы буларак белмәсәләр дә, җиләк җыючы буларак аны республика халкы да белә.

Чөнки, социаль челтәрләр бар, ә  анда ул  җыйган җиләкләрнең фотолары  урын алган. Башта каен җиләге җыйды Чулпан, аннан кара җиләк, җир җиләге...

Тик аның шул дәрәҗәдә җиләкне тиз һәм чиста җыюын, мари урманында үз өендәге кебек йөрүен аның белән якыннан аралашучылар гына беләдер. Менә шул хакта сөйләшәбез аның белән.

- Минем белән җиләк җыярга төшеп карыйлар. Бер баралар да "Синең белән җыеп булмый", диләр, җыйганда  ашарга яратмыйм, миңа җыю процессы кадерле, кеше кебек кенә җыймыйм күрәсең, кеше 5 литрлы чиләкне тутырса мин 10 литрны тутырам. Мин үзем Сап кызы, кечкенәдән урманнан кайтып кермәдек. Машинаны  үзем йөртәм, җиләкле урыннарны яхшы беләм, балаларны әнигә илтеп калдырам да чыгып китәм. Өйдә әби-бабай юк безнең. Дүрт көн каен җиләгенә төштем, 10 литр сөт керә торган  кызыл чиләк инде, төшкән саен бер чиләк җыям.  Җыю вакыты төрлечә була, нинди җиләккә карап, 3 сәгать тә була, азрак та...

- Каен җиләген җыю авыр бит...

- Җиңел түгел, ләкин быел нәкъ менә каен җиләге эре. Мин нәкь менә авыр җыела торган каен, кара җиләкне җыярга яратам. Виктория, җир җиләкләрен  җиләккә дә санамыйм. Кечкенәдән  Мәрьям әбигә тагылып җиләккә йөрдем, әби 82 яшендә үлде. 50  яшенә кадәр җиләкә йөрде, мине дә калдырмады. Әнием - Сүрия, Мамышныкы. Ул да җыя.

- Без дә кара җиләккә баргаладык, бер тапкыр еланга очрадык, җиләк күп урында елан да күп була, дип ишткәнем бар иде.

- Елан бар инде ул, елан сулыкта була. Андый урыннарга кермәскә кирәк. Мин күптән җыям, миңа елан очраганы юк дияр идем, бер әти белән барганда очрады. Әти барды, янәсе кыз бала, ничек урманга үзең генә җибәрәсең, качаклар бар, дип тә әйтәләр, дип әти белән төштек. Шул вакытта күрдем еланны. Киселгән агач төбенә уралган иде. Әтигә "Әти, карале ничек матур итеп кызынып ята, дим. Әти еланны күрде дә дә, "Җыен әйдә кайтабыз", дип алып кайтып китте. Мин ярты чиләк җыеп калдым, әти чиләгенең төбе күмелгән иде. Шуннан соң мин аннан башка гына  төшә башладым. Ара-тирә ирем Алмаз төшә минем белән. Күршеләр, туганнар...

- Кара җиләкне җыя торган җайланмасы бар, диләр.

- Бар, шул җайланма белән җыючыларны да күргәнем бар. Тик алай җыйганда җиләк чүпле була, мин кул белән җыям, чүпле дә булмый. Армыйм да. Яратам җыярга. Бу эштән минем кебек тәм табучы башка юктыр. Мин күп итеп чиләкләр җыеп төшеп китәм. Майонез чиләгенә җыеп салам, алай бик сытылмый җиләк. 

- Үзеңә җыясыңмы, әллә сатаргамы?

- Иң элек үземә җитәрлекне җыеп бетермичә сатарга җыймыйм, минем туңдыргыч җиләк салган контейнерлар белән тулып бетә.

- Варенье ясамыйсыңмы? Ничек саклыйсың?

- Варенье ясап тормыйм, җыйган көнне контейнерларга салам да туңдыргычка куям, шикәр комы да салмыйм. Ашыйсы килгән саен алып ашыйбыз. Майонез чиләге кебегрәк 20 контейнер алып кайткан идем, тутырып бетердем. Энемә яңадан 50не алырга куштым. 

- Кызу җыюның берәр сере бармы әллә?

- Серен белмим, яратып җыям, шулдыр сере. Армыйм да, башым да авыртмый, кан басымым да күтәрелми. Мин өч тә төшә алам, әни белән дә төшәм, җиләк җыярга күршегә кайткан апайлар белән дә барам. Балтач кызлары белән дә җыям. Җиләк чорында миңа чиләк кенә җитми, шуңа күрә җиләк кирәк булучылар үзләренең чиләкләрен китереп куялар. Бәя кешедә ничек, миндә шулай. 

     1985 елгы Чишмәле Сап авылында туган, Иске Җогып авылында яшәүче, югары  белемле инглиз һәм татар теле укытучысы Чулпан Корбанова белән аңа  гаҗәпләнеп тә, аңа сокланып та аралашып кайттым. Җыйган җиләкләренең чисталыгы. Эрелеге сокландырды.  Ире Алмаз белән Алинә, Айратны тәрбияләп үстерәләр алар. Кызлары икенчче классны тәмамлаган. Айрат кечерәк.

       Чулпанның бик яратып чәчәкләр бәйләвен газета укучыларыбыз белә инде, аның турында Гөлнар Мөхәмәдҗанова бик җылы мәкалә язган иде.

- Бәйләргә декретта утырганда интернеттан карап өйрәндем. Аннан соң картиналар итеп эшли башладым,- дип сөйли Яңа Шашы мәктәбендә икенче ел "Оста куллар" түгәрәге алып баручы укытучы. 15 бала осталыкка укытучыларыннан өйрәнәләр.

Ә сез җиләк җыю серләрен беләсез инде. Һәр эшне яратып башкару кирәк, уңыш үзе килә. Чулпан шулай ди. Мин аның белән тулысынча килешәм. 

Сөбханалла, дип карагыз фотоларны. Яман күзләрдән, хөсетле бәндәләрдән Аллаһы Тәгалә үзе сакласын аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев