Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Мөнир белән очрашуга барырга онытмагыз

Бүген Бәрәскә мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге кысаларында уза бу очрашу.

Бүген, 5 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә Бәрәскә мәдәният йортында газетабыз хәбәрчесе, дусты, көчле рухлы, бик сәләтле  Мөнир Шакиров белән очрашу була.

Тормыш ыгы-зыгысы ялыктырса, зарларыгыз күбәйгән булса, көндәлек мәшәкатьләрне чишә алмый тилмерсәгез, Мөнир белән очрашуга барыгыз. Бик тиз чишелеш табарсыз, дөнья матурлыгы күренер...- сүзләремнең чынлыгына инанырсыз.

- Бер яктан куркып, ә икенче яктан дулкынланып та, шатланып та кабул иттем бу очрашуга чакырган тәкъдимне. 7 декабрь көнне район марафоныннан соң Күңгәр мәдәният йортына да очрашуга чакырдылар. Күңгәргә махсус җырчы  Алсу апа Хәбибуллина да кайтасы...- ди бүгенге көндә ТМТВда эшләүче дустыбыз Мөнир Шакиров.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев