Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Надия кабаклары

Олы Мәңгәр авылында яшәүче Надия Сәфәргалиеваның һәр эшенә сокланам. Башкалар да шулайдыр.

   Нәрсәгә тотынса шуны эшләргә сәләтле ул. Терлеген асрый, сөтен-каймагын, кортын, сырын  әзерләп өлгертә. Казын үстереп, туйларга пешереп бирә. Йортын гөлбакча итә. Ә бакчасындагы уңышын әйтәсе дә юк. "Балаларым булыша, ирем яртысын эшли", - ди.

Узган ял көннәрендә җыйган кабак уңышына социаль челтәрдәге кем генә сокланмагандыр.

Ә ул үзе моңа исе китми генә: 

 - Бакча тулы кабак, бу әле башы гына. Бар кешегә дә җитәрлек, - дип гаҗәпләндерә.

Сөбханалла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев