Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Рамазанның бармагы - видео - ярдәмегез өчен рәхмәт!

Рамазанның кайтканын хәбәр иткән идем. Хәле ничек, дип сорыйсыз.

Рамазан Рәдиф улының,  Санкт- Петербургтан кайткач, Биектау больницасында операция вакытында салган  җепләрне алдылар: күт битендәгесен дә, бармактагысын да. 

"Авыр булмадымы, энем", -дип сорыймЗарланырга яратмаган егет "Юк" дип елмая.

Аңа карап торган әнисе: "Тешен кысып түзә белә инде ул, тик авыррак булды бугай, җепләрне алганда елап җибәрде. Аллага шөкер, берсендә дә үлек юк. Рәхмәт классташым Гөлүсәгә, бу больницада минем сыйныфташым эшли. Менә бу бармаклар рәтләнгәч, ике айдан гипсны алгач, Алла боерса, кабат Санкт-Петербургка барачакбыз. Тикшерделәр кайтканчы. Бер бармакка бушлай, берсенә түләүле операция ясыйбыз, диделәр. Бер бармакка ясамаган өчен, акчаны кайтарып бирделәр. Һәр тиене исәптә, сез күчергән акчалар белән бергә Рамазанның счетына күчерделәр. Хәзер алдан әйтеп тә булмый, операция барышында барысы үзгәрә. Бер бармакка ясаганда аппарат куеп  калдырабыз: уртадагы бармакларның сөякләрен турайтырга, диделәр. "Борчылмагыз, Рамазан бармаклы булачак", диләр инде. Аллаһы Тәгалә сәламәтлеген, гомерен биреп, опреацияләрне күтәрергә көче җитсен,  дип телибез инде. Ул олыларча фикер йөртә, бик сакчыл. Больницадан чыккач, улым, нәрсә алыйм, ни ашыйсың килә, дип сорыйм. "Әни, акчаларны әрәм итмә", ди. Өйдә дә шулай, конфет-прәннек, димиләр, җиләк-җимештән өзмим, калганын алдырмый. Бармакларны тикшергәндә, авыз эчен фотога төшереп, Мәскәүгә дә җибәрделәр.

Безгә Санкт-Петербургта  икенче больница адресын бирделәр, башыңа төшкәч эзлисең бит ул, безнең кебекләр аз түгел, ул больницада әйбәтләр исәбендә икән, түләү буенча арзанрак чыга. Башны да, бармак сөякләрен дә кабат карадылар. Алар әйткәнчә барып чыкса, Аллаһы Тәгалә үзе булышсын инде безгә, әле дә ярдәменнән ташламый, башка операцияне Хәйрия фондлары аша бушка ясап булыр күк әйттеләр. Анысы 16 яшьтә.  Аңа кадәр, әйткәнемчә, бармаклар инде", - ди Найлә.

- Бик зур рәхмәт һәркайсыгызга, больницада ятканда да хәлебезне белешеп тордыгыз, Сезнең юатулы сүзләрегез авыр минутта көч тә бирде. Әтнәнең мин белмәгән эшмәкәр егетләренә рәхмәт, Әтнә халкы безнең кайгыбызны үзенеке итеп кабул итте, әле дә акча күчерәсез, әле лечениесе бар дип стерильный салфетка, бинтларга кадәр бирүчеләр бар. Сабадан апама акча биреп җибәрүче мәрхәмәтле кешеләргә ара-тирә сүз дә табып булмый, бала хәсрәте күрмәгез. Сәламәт булыгыз, безгә биргән акчаларыгыз сәдакадан барып, сезгә киләсе кайгы -хәсрәтне туктатсын. Бик зур рәхмәт әйтәсем килә "Әтнә таңы" газетасы коллективына, газетта, сайтта безнең һәр адымыбызны язып бардылар. Сездән җыйган акчаларның һәр тиененә отчет та бирәсем килә, кеше акчасын тоту җиңел түгел, аларның калганы - Рамазан счетында. Мин аның акчасына тимим, чөнки кайсы минутта ни буласын белеп тә булмый, сау-сәламәт кеше дә авырып китә. Ә бу бала туганнан яшәү өчен көрәшә. 

Барысы да әйбәт булсын да, барыбыз да исән-сау булыйк, ди  Найлә Мөбәрәкшина.

Кулыгыздагы бармакларга бер карап алыгыз әле, уйлаганыгыз бармы бармаклы булыр өчен сират күпере кичү кирәклеген. Юк, уйлап тору юк. Шулай булырга тиеш кебек. Шөкер итик тә, Рамазанга түземлек сорыйк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев