Тренерның иң яше һәм иң яхшысы - Әтнәдә!
Районыбызның спорт мәктәбе тренерларын - шахмат тренеры Раил Шакировны, көрәш тренеры Руслан Сафинны, волейбол тренеры Илдар Әхмәтовны республикабызда да беләләр хәзер. Шуны раслаучы шатлыклы хәбәр белән уртаклашасыбыз килә.
18 декабрь көнне Татарстан Республикасы башкаласында спорт мәктәбенең Күңгәр авылында волейбол буенча укытучы-тренеры Илдар Наил улы Әхмәтовны бүләкләделәр.
Ул Татарстан Республикасының муниципаль районнары арасында барган "Лучший тренер спортивной школы - 2018" (Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры - 2018) Республика смотр - конкурсының "Яшь тренер" номинациясендә икенче урын алды. Аңа Татарстан Республикасының спорт министрлыгы В.А. Леонов кул куйган Диплом тапшырылды.
Илдар Наил улы шөгыльләнгән ике яшь төркем башкалада волейбол уйнап, республика буенча икенче урыннарны алган вакытларны исегезгә төшергәнсездер. Волейболчыларыбызның уңышларын хәбәр итеп торабыз.
Котлыйбыз, Илдар! Яулыйсы үрләрең алда булсын, волейболчы егетләреңә уңышлар телибез.
Фото спорт мәктәбе альбомыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев