Һава торышы

26 майга һава торышы

26 майга һава торышы һәм ай календаре.

26  майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән кыска вакытлы  яңгыр көтелә. Көндез явым-төшем ихтималы аз.  Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +6.+11˚, көндез +19.+24 градус җылы.   

 Үсеш алучы ай, Тулы ай.

Бу көнне нәрсәдер чәчәргә, утыртырга яки күчереп утыртырга һәм кисәргә ярамый. Куе тишелеп чыккан яшелчәләрне сирәкләргә, туфракны йомшартырга, чүп-чардан арындырырга, түтәлләр әзерләргә мөмкин. Шулай ук агачлар белән куакларны корткычлардан һәм авырулардан саклау өчен эшкәртергә була.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/weather/25-05-2021/26-mayga-ava-toryshy-m-ay-kalendare-5824517


Нет комментариев