Бүген Әтнәдә кискен салкынайта
Һава торышы

Бүген Әтнәдә кискен салкынайта

Юлларда бозлавык саклана, игътибарлы булыгыз.

Җил көньяк-көнбатыштан, көндез төньякка күчеп, секундына 5–10 метр тизлектә, кайбер урыннарда көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр исәчәк.

Төнлә һәм иртән минималь температура -2...-7 градус булачак, кичкә таба -12…-17 градуска кадәр түбәнәячәк, ә төньяк һәм көнбатыш районнарда -19…-24 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Юлларда бозлавык һәм кар боткасы, автомобильчеләргә сак булырга киңәш ителә.

 


Нет комментариев