Кичә Татарстанның кайбер районнарында көчле җил шактый зыян салган. Бу хакта интернет челтәрләрендә бик күп язмалар күренде. Әтнәбезне бу гарасат читләп үтте, Аллаһка шөкер.
Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Урыны белән яшен һәм боз булырга мөмкин, дип кисәттеләр республиканың Гидрометүзәгендә.
Көчле җил секундына 15-20 метрга, төнлә 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы 15-20 градус булачак.
Нет комментариев