Буран, бозлавык
Иртәгә һава торышы
26 гыйнварда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар.
Иртән һәм көндез җил. Төньяктан, төньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр. Көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр җитә дигән фараз бар. Буран чыгарга мөмкин. Буран вакытында күз күреме 1-2 км га кадәр начараю көтелә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-7º.
Көндез максималь һава температурасы -2..-4º.
Юлларда бозлавык, сак булыгыз.
Мәгълүматларны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча янгын сүндерү хезмәтенең Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Ильяр Гыймадиев бирде.
С.Мингатина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев