Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Кырау көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада киләсе кырау аркасында шторм кисәтүе игълан итте. Мәгълүмат ТР Гидрометеорология үзәге сайтында урнаштырылган.

21 майда, пәнҗешәмбегә каршы төндә, Татарстанның көнбатыш төбәкләрендә урыны белән туфрак туңачак, һава температурасы -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр ителгәнчә, 21 май көнне көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-16 метрга җитәчәк.

Элегрәк синоптиклар Татарстанда бу атнада яңгыр һәм җилле һава торышының саклануын кисәткән иде. Республикада кыска вакытлы яңгырлар һәм уртача көчлелектәге җил булачак.

Чыганак: https://inkazan.ru/news/society/20-05-2020/v-tatarstane-ob-yavili-shtormovoe-preduprezhdenie-iz-za-zamorozkov-7c909297-58d8-4810-a2c3-ae004c1414a3?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&utm_campaign=dbr

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/заморозков-холодная-фрост-листва-3826833/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев