Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

"Әле мондыйны күргәне юк иде..."

"Моңа кадәргеләре булдымы булды белән үтте. Монысына чын-чынлап тотындык".

Олы Мәңгәр авылы зиратын чистарталар. Капиталь чистарту була бу. Агачларны кисеп, калган төпләрне төпләп, түгәсен түгеп җыештыру белән беррәттән, авып-түнеп яткан чардуганнар, искергән ташлар барлана.

- Июль аенда Ирек белән Виталий исемле егет җыештырды бу зиратны. Алардан соң механизаторлар керде. Чистартылган зиратта иске кабер ташлары да,  авып-түнеп яткан,  хуҗалары булмаган чардуганнар да күренә башлады. "Мәңгәр" хуҗалыгы белән бергәләп,  2 чардуганны яңарттык. Безнең бу эшебезне күргән Мәңгәр авылы кияве Нәбиуллин Адель Фәрит улы хуҗасы, туганнары булмаган 5 кабергә чардуган ясатып куйды. Изгелеге игелек булып кайтып, байлыгы артсын. Менә шул рәвешле чистарту үтә зират, өчтән бер өлеше бетте, дип әйтеп була. Көзгә кадәр төгәлләрбез, дип уйлыйбыз. Әлеге изге эштә катнашкан бар халыкка Алланың рәхмәте булсын, - ди Олы Мәңгәр авыл башлыгы Вазыйх Хисмәтуллин. 

Җирлектә 4 зират бар. Өчесе - Олы Мәңгәр, Бәхтияр, Иске Мәңгәр авылы зиратлары. Берсе Иске Мәңгәр каршындагы борынгы зират.

Иске Мәңгәр, Бәхтияр авылы зиратлары да елга ике тапкыр чистартыла. Аларына имамнар контрольлек итә. Бәхтиярда - Илгизәр, Иске Мәңгәрдә Мөхәммәтгали хәзрәт оештыра бу эшләрне.

- Һәркайсына да "Мәңгәр" хуҗалыгы техника белән булыша, диделәр.

 Хуҗалык белән җирлекнең килешеп эшләве нәтиҗәсендә авыл яңара. 

Рәдис Хисмәтуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев