Күмәк хуҗалык икътисадчылары биргән саннар нигезендә, менә шундый ярыш экраны алып барырга булдык.
Бу күрсәткечләр рәсми саннар түгел, газетабызның максаты башка – игенчеләр арасында ярыш дәрте тудыру.
3 сентябрьгә урып-җыю районыбызда да, республикада да финиш сызыгына чыкты. Бездә дә, Татарстан буенча да ул барлык мәйданнарның биштән дүртендә – 80 процентында башкарылды. Республикада уртача уңыш әлегә 35,1 ц/га тәшкил итә. Районыбызда зуррак – бу көнгә 45,5 ц/га. Бу – иң югары күрсәткечләрнең берсе. Бары Тәтеш районында гына һәр гектардан уртача 51 центнер уңыш алалар. Шунысы факт – югары уңыш алучы көньяк районнары бер-бер артлы ел саен диярлек алышынып торалар, ә Әтнә стабиль рәвештә алдынгылар арасындагы урынын саклап килә.
Татарстанда әлегә уракны тәмамлаган районнар юк. Шөкер, бездә кайбер күмәк хуҗалыклар инде тәмамлап яталар. Аерым алсак, “Тукай” күмәк хуҗалыгы 51,3 ц/га, “Ленин” 48 ц/га уңыш белән сөендерәләр.
Аерым культураларга килсәк, борчакның чыгышы “Күшәр”дә 32,6 ц/га, “Тукай”да 31,9 ц/га булды. “Мәңгәр”дә арпадан 58,1 ц/га, “Ленин”да тритикаледан 68,9 ц/га һәм көзге бодайдан 58,1 ц/га, “Уңыш”та арыштан 50 ц/га уңыш җыеп алдылар.
Әлегә урак дәвам итә. Соңгы нәтиҗәләр, комбайнчыларныкы кебек үк, үзгәрергә мөмкин. Үзегез дә күрәсездер, саннар бер-берсенә бик якын урнашканнар.
Кыскасы, уңышлар сезгә, игенчеләр!
Беренче багана – комбайнчылар, икенче – күмәк хуҗалык, өченче – 3 сентябрьгә күпме суктырган (тонналарда), дүртенче – эшләгән мәйданы (гектарларда)
Раил Галләмов Ленин Тукано-450 2185 462
Фәрит Шаһидуллин Тукай Тукано-430 2177 435
Рамил Нәҗмиев Тукай Тукано-430 2121 424
Шәүкәт Хәмидуллин Дусым Тукано-430 2112 658
Динар Абдуллин Тукай Тукано-430 2085 417
Илгиз Әкбәров Таң Тукано-450 2082 529
Рәдиф Фазуллин Тукай Тукано-430 2010 402
Раушан Вәлиәхмәтов Таң Тукано-450 1990 549
Рәүф Ибраһимов Таң Тукано-430 1591 406
Ранис Гыйлаҗетдинов Шахтер Тукано-430 1276 279
Шәүкәт Мөхәммәтҗанов Шахтер Тукано-430 1240 271
Равис Гыйлаҗетдинов Шахтер Тукано-430 1177 257
Мәсхүт Гыйззәтуллин Шахтер Тукано-430 1080 236
Динар Биккинин Таң Тукано-430 547 161
Илназ Әкбәров Таң Тукано-430 848 207
Илфат Гыймадиев Ленин Мега 360 1900 390
Айдар Сабирҗанов Ленин Мега 360 1894 389
Хәйдәр Хөснетдинов Таң Мега 370 1673 421
Ранил Хәмидуллин Ленин Мега 370 1657 338
Данис Әхмәтов Күшәр Мега 370 1491 329
Зөфәр Исламгалиев Ф.Галиев Мега 370 1336 330
Илгиз Габдрахманов Мәңгәр Мега 370 1279 273
Салават Әхмәтханов Мәңгәр Мега 370 1254 270
Алмаз Биккинин Тукай Мега 1184 237
Марат Гыйлаҗев Шахтер Мега-370 1086 237
Булат Гатауллин Дусым Мега-370 1019 301
Илнар Йосыпов Тукай Акрос 1526 305
Рамил Гарипов Мәңгәр Акрос 1508 320
Айнур Сабиров Мәңгәр Акрос 1508 320
Габделнур Хөснетдинов Шахтер Акрос 1025 224
Илнур Шакиров Мәңгәр Полесье 1520 328
Радик Сабиров Күшәр Полесье 1466 323
Рамил Галиев Ф.Галиев Полесье 1292 319
Раил Мөбәракшин Тукай Полесье 1100 220
Рөстәм Заһидуллин Шахтер Полесье 861 188
Алмаз Исхаков Уңыш Полесье 852 190
Фиргать Зәгәфәров Дусым Полесье 773 227
Фидаиль Сафиуллин Шахтер Полесье 598 131
Борис Уткин Ленин Н.Холланд 1758 375
Ришат Хәкимуллин Ленин Н.Холланд 1651 355
Алмаз Халиков Таң Н.Холланд 1503 376
Наил Гайнетдинов Күшәр Н.Холланд 1318 289
Ришат Хәкимҗанов Күшәр Н.Холланд 1217 268
Фарил Хәкимҗанов Күшәр Н.Холланд 954 210
Ленар Гатиятов Уңыш Россельмаш 1212 270
Илһам Закиров Уңыш Россельмаш 984 219
Нет комментариев