Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Әтнәдә терлек азыгы әзерләү техникасын тикшерәләр

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Әтнә муниципаль районына күмәк хуҗалыклардагы терлек азыгы хәзерләү техникаларының әзерлеген тикшерү буенча комиссия килде.

Комиссия һәр хуҗалыкта булып, техника әзерлеген генә түгел, шул исәптән кадрлар белән тәэмин ителешне, хезмәт куркынычсызлыгын, сенаж чокырлары халәтен, траншеяларны тикшерә.

Комиссия составында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының инженер-техник яктан тәэмин ителеш бүлеге начальнигы урынбасары Инсаф Шәрәфиев, цифрлаштыру секторы мөдире Надежда Валерьева, шулай ук районның авыл хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Баязитов, механикалаштыру буенча консультанты Камил Әхмәтгалиев, “Россельхозцентр”ның Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Тәлгать Садыйков, “Гостехнадзор” инспекторы Рафил Сабиров бар. Тикшерү дәвам итә.
Нәтиҗәләр турында соңрак хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев