Бүген районда – республикабызның Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән вәкаләтле вәкилләр булып китте
Кунаклар «Күшәр» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында булдылар
Июнь ае – авыл хуҗалыгында иң кайнар һәм җаваплы чор. Бүген районда – республикабызның Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән вәкаләтле вәкилләр булып китте.
Кунаклар "Күшәр" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында булдылар. Кооперативның бүгенге эшчәнлеге, җитештерү күләмнәре, терлекчелек комплексындагы хәл-вакыйгалар һәм кырлардагы эшләр барышы белән якыннан таныштылар.
"Күшәр" кооперативы – районыбызның горурлыгы. Биредәге тәртип, заманча технологияләрне куллану, мал азыгы әзерләү кампаниясенә җитди әзерлек һәм, әлбәттә, хезмәт сөючән коллектив – барысы да кунакларда зур кызыксыну уятты. Министрлык вәкилләре кооперативның уңышларын югары бәяләде, - дип хәбәр итә раойныбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев үзенең Вконтакт челтәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев