Яр буе төзекләндерелә
Бөтен район халкының яраткан ял урыны булачак ул
Алда – районыбызны берничә төзелеш объекты көтә, моннан тыш берничә объектта ремонт эшләре башкарылырга тиеш.
Район хакимиятеннән алган мәгълүматларга күз салсак, районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев үзенең “Вконтакте” челтәрендә дә әлеге төзелешләр турында хәбәр итә, тагын берничә яңа объект барлыкка киләчәк.
– Ары авылы мәдәният йорты – биредә төзелеш актив рәвештә дәвам итә. Эшчеләр тырышлыгы белән бина вакытында сафка бастырылачак дигән өмет бар. Бу объект авыл халкы өчен мәдәни үзәккә әверелер;
– Түбән Бәрәскә авылында авыл советы бинасы төзелеше дә план буенча бара. Заманча бина авыл җирлегенең идарә органы эшчәнлегенә уңайлы шартлар тудырыр;
– Түбән Көек төп мәктәбе ашханәсе – балалар сәламәтлеге өчен бик мөһим объект. Яңа ашханәдә укучыларга сыйфатлы һәм тәмле туклану оештырылачак;
– Әтнә районы үзәк хастаханәсе төзелеше – иң зур һәм әһәмиятле проектларның берсе. Заманча медицина учреждениесе район халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттырачак;
– Үзәк китапханә төзелеше дә тәмамлануга якынлаша. Яңа бинада китап укучылар өчен барлык уңайлыклар да каралган;
– Яр буе паркы – район үзәгенең яңа ял зонасы. Бу объект халыкның ял итүен оештыру, гаиләсе белән вакыт үткәрү өчен бик уңайлы урын булачак.
Барлык объектларда да төзелеш график нигезендә һәм уңышлы бара. Төп игътибар – эш сыйфатына һәм куркынычсызлыкка бирелә. Һәрбер объектның вакытында һәм сыйфатлы итеп кулланышка тапшырылуы район хакимияте контролендә тора. Алга таба районда барган төзелешләр белән аерым-аерым таныштырып барачакбыз.
Бу мәкаләдә газета укучыларны Яр буе паркы төзелеше белән таныштырырга булдык. Дөресрәге, Олы Әтнә сусаклагычының яр буе ул һәм бу хакта кабат язарбыз әле. Чөнки әлегә төзелешнең башланган чорын чагылдырабыз.
Объект прорабы әллә ни күп сүзле булып чыкмады. Аның әйткәннәре: “Әлегә эш башланды гына. Кушканны эшлибез”, – диюдән узмады. Дөреслектә дә төзелеш территориясе челтәр белән урап алынган һәм экскаватор фундаментка казу эшләрен башлаган. Ул гына түгел, территорияне чыбык-чабыктан арындырып, өлешчә тигезләгәннәр дә. Шуңа күрә объект бераз күтәрелгәч, ягъни, эшләгәннәр күзгә күренә башлагач, төгәлрәк сорап язу мөмкин булыр.
Ә менә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Халиков бу объектның нинди булырга тиешлеге белән таныштырды.
– Ахыр чиктә монда кечкенә пирслар, балалар өчен уеннар зонасы, хәтта пляж волейболы өчен дә махсус зона булган ял урыны тәгаенләнәчәк. Әлбәттә, брусчаткадан, бетоннан сукмаклар да салыначак, – диде ул.
Шулап итеп Яр буе паркында эш башланып китте.
Плотина яныннан узып йөрүчеләр дә моңа игътибар итми калмаганнардыр. Шунысын да әйтергә кирәк, узган ел биредә чистарту эшләре башланып киткән иде инде.
Боларны күзаллаган хәлдә, бик яхшы булып оешачак халыкның ял итү урыны дигән фикер туды.
Кыскасы, әлегә планга кергән өлеше быел ук кулланышка тапшырылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев