“Мәңгәр” игенчеләре тантана итә
20 май көнне үк “Мәңгәр”дә язгы чәчүнең хәлиткеч стадиясенә аяк бастылар, чәчәсе кукуруз гына калып бара иде. Бу мәкалә чыкканда төгәлләп тә яталардыр, мөгаен.
- “Кун Плантер” чәчү комплексы белән 204 гектарлы соңгы басуга кукуруз чәчә башладык. Башка культураларны чәчеп бетердек. Гомумән алсак, күмәк хуҗалыкта ул барысы 900 гектар тәшкил итә, дип таныштырып узды баш агроном Фәнис Тәхавиев.
Аңлашылганча, табигать көйсезләнмәсә һәм башка көтмәгән тоткарлыклар булмаса, 2 көн эчендә чәчүне тәмамларга уйлыйлар биредә. Газетабыз халыкка җомга көнне генә тарала, димәк, шимбә көнне “Мәңгәр” игенчеләре тантана итәр дип өметләник.
Кукуруз чәчүне 2 сменада башкаралар. Биредә көндезге сменада – Самат Нигъмәтҗанов, төнлә Зөлфәт Мөхәмәтҗанов эшли. Аларга орлык һәм ашламаны көндез “ГАЗ-53” белән – Илдар Хәбибуллин, төнлә Альфир Шакиров чыгарып торалар.
Без килгәндә көндезге смена эшли иде. Игенче егетләр белән бераз әңгәмә корырга да өлгердек. Тимур Ишморатов белән Иоан Викторов өчен әле яңа төр эш булса да, эшләреннән дә, чәчү барышыннан да алар канәгать. “Кызганыч, тиздән төгәллибез инде”, – диләр.
Эш көйле, игенчеләр дә эш шартларыннан бик канәгать. Сменага килсәк, ул бер алтыдан икенче алтыга кадәр дәвам итә. Әлбәттә, төп куанычлары – һава торышының яхшы торуы. Кирәк белән тәэмин итеп торалар, ашарга китерәләр икән – рәхәтләнеп эшләрлек инде.
Аннан алдарак эшләүче тагын бер агрегатка игътибар иттек. Анысында “СЗП” чәчкече белән Айнур Сабиров икән. Күптән түгел ул да кукуруз чәчүгә күчкән. Аларга орлыкны “ЗИЛ” машинасы белән Мөдәрис Кәлимуллин чыгара.
Игътибар иткәнсездер, монда ашлама турында искә алмадык. Биредә башта аммиак суы белән культивация уздыралар. Монысын “МТЗ-1221” тракторы белән көндез – Ренат Заһретдинов, төнлә Шәүкәт Хәбибуллин башкара. Аммиак суын аларга “КамАЗ” машинасында көндез – Инсаф Кәримов, төнлә Инсаф Хәбибуллин чыгара.
Элеккеләрне дә искә алсак, басуда бөртеклеләрне чәчүдә “Фиат-Агро” агрегатында Фәнис Ибраһимов белән Рамил Гарипов та, шулай ук 2 сменада чәчкәннәр.
Шулай ук арпа, бодай, судан үләне чәчүгә биредә “Амазон” чәчкече җәлеп ителде. Анысында Зөлфәт Гыйлемханов һәм Салават Әхмәтханов эшләде. Аларга орлыкны “КамАЗ” машинасында Марсель Гарипов һәм Булат Гарипов чыгарып тордылар. Аңлашылгандыр, барысы да эшне 2 сменада башкардылар.
Бер уңайдан уҗымнарны һәм күпьеллыкларны тукландыру чорын да искә алыйк. Анысын “Томан” белән Василий Виноградов башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев