Министрлык тарафыннан шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар өчен гаризалар сайлап алу игълан ителде
Авыл хуҗалыгы

Министрлык тарафыннан шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар өчен гаризалар сайлап алу игълан ителде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан товар һәм токымлы таналар сатып алуга - 60,0 мең сум һәм бер мәртәбә бозаулаган яшь сыерлар сатып алуга 70,0 мең сум исәбеннән чыгымнарның бер өлешен каплауга 2023 елның 25 сентябреннән 9 октябренә кадәр гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.

Сөт юнәлешендәге мини-фермалар  төзүгә: 8  һәм аннан  күбрәк сыер булган сөт фермасы өчен - 600 мең сум, 5 һәм аннан  күбрәк  сыер булган  сөт фермасы өчен  300 мең сум исәбеннән. 
Элемтә өчен телефон  номеры: +7 (843) 221-76-88 (8801)


Нет комментариев