Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Бәрәскәдә сугыш чоры балаларын хөрмәтләделәр

Түбән Бәрәскә авылының "Илсөя" кафесында кичә, 4 мартта, сугыш чоры балаларын зурлап, хөрмәтләп чакырып, мул табыннар артына утырттылар.

Түбән Бәрәскә  авыл җирлегенең Олы Бәрәзә, Өшкәтә, Түбән Бәрәскә авылының сугыш чоры  балалары җыйналган аш мәҗлесен коръән укып, Әдһәм мулла башлап җибәрде.  

Хөрмәтләү чарасында Ленин исемендәге хуҗалыкның рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин, авыл җирлеге башлыгы Аида Вафа кызы Фатыйхова катнашып, сугыш чорының бар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән бу балаларның ачы язмышларына тукталып, аларны Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрик иттеләр.

Сугыш чоры баласының яше дә җиде дистә белән исәпләнә. "Өч авылда бүгенге көндә 126 сугыш чоры баласы яши. Әлеге табынга аның 68 е килә алды", - дип ачыклык кертте авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.

"Бер Түбән Бәрәскәдә генә дә 200 дән артык иде алар сугыш арты", -  дип искә алдылар өлкәннәр. Хатирәләр яңартылды, чәчләр үрә торырлыклары да бар.

Бәрәскә авыл җирлегеннән 1147 кеше сугышка китә. Аның 590 ы әйләнеп кайтмый.  Кайткан ветераннарның да бүгенге көндә берсе генә - Мөршидә апа Бәдыйгова  исән. "Бу  безнең тарих. Безнең әтиләребез онытылырга тиеш түгел. Авыл белән бергәләп, аларның һәрберсен туплап, үзебез исәнендә китап чыгарыйк",  дигән  мөрәҗәгать белән чыкты Әдһәм абый Гайнуллин.  Бу  хакта да  фикер алыштылар алар.

 

 

Алсу Хәйруллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев