Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

“Искә төшә дә, үзәкләр өзелә” : Бөек Ватан сугышы ветераны Рәхим Мозаффаров

Рәхим ага Мозаффаров турында газетабыз бик күп яздык. Җиңү көне алдыннан тагын бер кат язу артык булмас дип уйладык.

“Мурманск шәһәрен немецлар бик каты бомбага тоттылар”, – дип искә ала сугыш ветераны Рәхимҗан Мозаффаров.

“Бөек Ватан сугышы елларында Мурмансктагы һәр квадрат километрга төшкән бомба саны бары Сталинградтагыдан гына кимрәк. Уртача алганда һәр Мурманск кешесенә 31 килограмм шартлаткыч матдәләр һәм җиде яндыргыч бомба туры килә”, – дип хәбәр итәләр тарихи документларда.

“Мурманск шәһәрен немецлар бик каты бомбага тоттылар”, – дип искә ала сугыш ветераны Рәхимҗан Мозаффаров та.  Күз тимәсен, үз-үзен яхшы тота ул, хәрәкәте төгәл, фикер йөртүе һәм хәтере сокланырлык сугыш ветеранының.
1942 елның август аенда 14 кеше составында Бөек Ватан сугышына китәләр. Тик, сугышка түгел, халык арасында яман аты казанган Суслонгерга китереп тыгалар. “Аның “40нчы” дип аталган, каһәр суккан станциясендә тоттылар. Ашау җитми иде, ач көе йок­лап та булмый, хәлсезлектән интектек. Шулай да кыска вакыт эчендә бик күп объектлар, “землянка”лар төзедек”, – дип көрсенә.
1943 елның башында Мурмансктагы 1244нче укчы полк­ка барып урнаша. 120 мил­лиметрлы минометта төзәүче була ул. Берара батарея командирының адъютанты вазифасын да башкара, батарея­лар арасында элемтә чыбыклары да суза.
Сугыш чорын әле дә искә ала ул. “Искә төшә дә, үзәкләр өзелә”, – ди. Шунда ук яшь буынга киңәш-нәсыйхәтләр бирергә ашыга: “Хәзер тормыш – “алтын”. Кадерен белә күрегез. Дөресен танырга кирәк, сугышка кадәр дә әллә ни яхшы тормыш булмады. Тынычлыкның, рәхәт яшәүнең кадерен белә күрегез”, – ди сугыш ветераны.

 

Мозаффаров Рәхимҗан Габдуллаҗан (Музафаров Рахимзян Габдуллазянович) улы 1924

елның 5 сентябрендә Әтнә районы Күәм авылында туган. Рәхим абый 1942 елның 26 августында

17 яшендә су гышка китә. Башта өч ай вакыт дәвамында Мари якларындагы Суслонгерда әзерлек курслары үтә.

 Аннан соң Волхов фронтында Ленинград юнәлешендәге сугышларда катнаша. 1244

нче укчы полкта миномёт наводчигы булып хезмәт итә. 120 мм лы миномётның 16 килограммлы  снарядлары 5 километрга кадәр оча торган була.

 1943 елның январенда яралана һәм май аенда демобилизацияләнә.

Сугыштан кайткач, колхозда төрле эшләрдә эшли: 14 ел бригадир була, 3 ел ат җигеп, сөт

җыя, 3 ел ындыр табагында ашлык кабул итә. Авылдашларын һәм хезмәтне яраткангамы ул,

лаеклы ялга чыккач та 8 ел колхозда эшли.

Дәүләт бүләкләре: Медаль «40 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг. ,

Орден Отечественной войны 2 степени» 11.03.1985 ел.

Рәхим абый – Күәм авылындагы Бөек Ватан сугышының хәзерге вакыттагы бердәнбер ветераны.

Хәзерге вакытта кияве Наил, кызы Һавария тәрбия-сендә яши. Оныклары һәм оныкчыкларының  яраткан бабасы да ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев