Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белгеч сүзе

Үзегез белән шешәле су йөртегез!

Көннәр эссе тора. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Су коенсагыз, белеп торыгыз, районда эчәк һәм вируслы инфекция теркәлде.

     Мондый эссе көндә бакчага чыгып көн кызуында әлсерәп чүп утап йөрмәгез, җиләккә барсагыз да иртәнге якта, һава үткәрә торган тукымадан тегелгән аксыл кием кияргә кирәк. Иң мөһиме, башыгызга аксыл яулык, аксыл эшләпә алыгыз, гөлләргә су сиптерә торган җайланманы кыстырсагыз тагын да әйбәт, хәлегез китә башласа, үзегезгә су бөрки аласыз. Яулык астына әрекмән яфрагы куеп киегез.

Мондый эссе көннәрдә урамда егылучыларның күбесе урта яшьтәгеләр, ди табиблар. Чөнки олы һәм кечкенәләргә урамга чыгарга ярамый дип гел кисәтәбез, алар тыңлыйлар. Ә урта яшьтәгеләрнең эшкә барасы бар, дөнья мәшәкате артыннан йөгерергә кирәк. “Андый чакта,үзегез белән шешәле су йөртегез, хәлегез китә башласа эчеп куя аласыз, үзегезгә бөркергә мөмкин. Кием пычрана дип тормагыз, көн дәвамында кипшенгән биткә, чәчкә, кулларга, аягыгызга су сибегез. Бу организмга кызудан котылырга ярдәм итәчәк. Тик сыеклык белән дә сак булырга кирәк, артык эчелгән сыеклык бөергә авырлык китерергә мөмкин. Колалар, лимонадлар янына эссе көнне якын да килмәгез, чөнки алар сусауны бөтенләй басмый, киресенчә эчәсегезне китереп торачак. Эчкән су организмда озак саклансын өчен, иртәдән үк тозлы ризык ашап куегыз...”, - ди район үзәк больницасы табибәсе Лилия Хәйруллина.

Авыл җирендә яшәп, үз йортыгызда торасыз, җитмәсә әле ял да итәсез икән, өстегезгә суны чиләкләп тә коя аласыз, ә бала-чага зур ләгәннәргә салынган суда чупырдый ала.

  • Тагын шунысын онытмау кирәк, эссе көннәрдә оешмаларда эшләүчеләр җилләткеч кабызып куя. Аның белән сак эш итү кирәк, үпкәгезгә, сулыш юлларына салкын тидерүегез бар. Шуңа күрә аны кабызган очракта да үзегезгә каратыып түгел, стена ягына борып куегыз, шунда җилне куып утырса, сезгә зыяны тимәс,- ди табибә.

Эссе көннәрдә инсульт белән авыру очраклары да арта, шуңа күрә йөрәгегез сәламәт булмаса, кан басымы авыртуы белән чирләсәгез, бөерләрегез сәламәт булмаса, урамга чыкмаска тырышыгыз.

Хәлегез киткән икән, өйгә кайтып җитә алгансыз икән, юыныгыз, өстегезгә су сибегез, салкынча урынга ятыгыз. Кәефегез яхшырмаса. “Ашыгыч ярдәм”гә мөрәҗәгать итегез.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев