Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

"Повар булырга теләүчеләр күп, ветеринарлар аз"- документлар кабул итү дәвам итә

Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының кабул итү комиссиясендә булдым.

    Җәй- мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар өчен урак өөсте. Шатлыгы-мәшәкате белән бергә кайларга гына илтми юллар. Һәркемнең заманага кирәкле, үзенә ошаган Һөнәр аласы килә. Килә анысы, тик белем алу акчага корылган заманда һәркем теләгән һөнәрен сайлый да алмас. Укып чыгып, югары белем алганлыкка бирелгән диплом белән дә эшкә урнаша алмый тилмерүчеләр күп. Нишләргә?

Бу очракта үзеңә кулаен, торган җиреңә якынын сайлыйсың. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы барын онытмагыз диюем. 

Биредә укыр өчен акча кирәкми, төпле белем бирәләр, әллә кая барасы да юк. Бу - уку йортының өстенлекләре күп. Анысын инде беләсез.

Кабул итү комиссиясе иртәнге 8 сәгатьтә эшли башлый, 16.00 сәгатькә кадәр эшлиләр.

- Без 225 укучы  кабул итәргә тиеш. 175 е -  көндезге бүлеккә, 50 укучы читтән торып уку бүлегенә. Көндезге бүлеккә тугыз класс белем белән кабул итәбез, ә читтән торып уку бүлегенә 11 класс белем белән килә алалар. Поварлар группасы тулды, 25 укучы алырга тиеш идек, 25 документ бирделәр, 50 механик алабыз - 44е бар, бухгалтерлар, ветеринарлар, электромонтажниклар группаларында урыннар бар әле...- ди уку йортының директор урынбасары Резеда Гарипова. 

Ә кабул итү комиссиясе 15 августка кадәр эшләячәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев