Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

“Татарстанның 100 легендар бренды" өчен тавыш бирүгә йомгак ясалды

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татарстанның 100 легендар бренды» дигән масштаблы халык тавыш бирүенә йомгак ясалды.

Конкурс 20 гыйнвардан 6 апрельгә кадәр дәвам итте. Аның ике этабы барышында республика халкы, 900 брендның иң яхшыларын сайлап, 200 меңгә якын тавыш бирде.

Проект, шул исәптән, озак еллар Татарстан файдасына хезмәт иткән, аның чәчәк атуына ярдәм иткән төрле тармак коллективларына хөрмәт күрсәтүне максат итеп куйган иде.

20 гыйнвардан 21 февральгә кадәр узган беренче этап барышында татарстанлылар 16 тармакта яраткан брендлар өчен тавыш бирделәр һәм нәтиҗәдә 57 иң яхшыларын билгеләделәр. Сәнәгать өлкәсендә дәгъвачылар арасында көрәш аеруча кискен булып чыкты.

1 мартта старт алган икенче этап вакытында ТР халкы төбәкнең 43 районында берәр брендны сайлады. Шулай итеп, бу этапта бер кеше 43 тапкыр тавыш бирә алды.

“Тавыш бирүнең активлыгы буенча Алексеевск, Мөслим, Баулы, Яңа Чишмә районнары алда булды, тавыш саны буенча икенче урында – Буа, Лаеш һәм Саба районнары", – дип билгеләп үттеләр чараны оештыручылар.

Яңа типтагы Covid-19 проект коронавирус таралу шартларында, проект шул исәптән, татарстанлыларга тискәре яңалыклардан арынып тору һәм берләшү мөмкинлеге бирде, дип өстәде конкурс инициаторлары.

Шул ук вакытта, оештыручылар, фальсификация омтылышларын да теркәгәннәр. Кайбер муниципалитетларда виртуаль IP-адреслардан яки Россиядән читтә урнашкан адреслардан күпләп тавыш бирү булды. Нәтиҗәдә, күпчелек тавыш җыйган катнашучыларның нәтиҗәләре юкка чыгарылды.

Тавыш бирүнең йомгаклау нәтиҗәләре сайтта урнаштырылган – http://100brand.ru/

Чыганак: http://https://www.tatar-inform.ru/news/society/07-04-2020/podvedeny-itogi-golosovaniya-za-100-legendarnyh-brendov-tatarstana

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев