Атлар чаба томырылып – Җилдән җитез юртаклар
Сабантуй күрке – ат чабышы елдан-ел күбрәк тамашачыны җәлеп итә.
Бәйрәмнең иң күңелле мизелләре – татарча көрәш һәм ат чабышыдыр, мөгаен.
Атлар чаба томырылып,
Каршы алырга таңны...
Яллары җилферди җилдә,
Гүя, учак ялкыны...
Әллә диңгез дулкыны?
Язмамны Фәнзия Шәмсетдинованың шушы шигыре белән башлавым юкка түгел. Чынлыкта да старттан да, финишка килгәндә дә уктай атылып килде чаптарлар.
Игътибар иттегезме икән – Сабантуй башланып, ачылыш өлеше ахырына якынлашуга, тамаша кылучыларның күбесе кинәт кузгалып, җирле “ипподром”га агыла башлый. Күпчелек ат чабышын күрергә ашыга.
Безнең татарга “ат җене” тумыштан ук кагыла, күрәсең.
Хәер, алай дию дөрес тә булмас.
Мөхтәрәм кунаклар – районыбызның башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Хисамиев һәм аның урынбасарлары, районыбызның беренче башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, шулай ук күп кунаклар, әйтик, Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт белән бергә Россия Федерациясенең халык артисты Олег Газманов та ат чабышын тамаша кылдылар.
Хәер, мәкаләнең асылы Сабантуебызга килгән данлыклы шәхесләр исемен яңгырату түгел. Исәбем – быелгы ат чабышы белән таныштыру.
Сүз дә юк, ат чабышы – һәр Сабантуйның күрке. Ә бездә ул аеруча күркәм, ел саен диярлек ниндидер үзенчәлек өстәлеп бизәлә. Өстәвенә, алып баручы да атлар тормышын, гомумән, ат чабышын кызыклы мәгълүматлар белән баетып, тагын да күңеллерәк итә. Менә күп еллар дәвамында Сабантуй күркен бик күңелле итеп Олы Әтнә егете Азат Бәйрәмов алып бара. Әйдәгез, ул яңгыраткан фактларга мөрәҗәгать итик.
– Ат шундый хикмәткә ия: ерактагыны – яхшы, әмма якындагыны начаррак күрә. Шуңа күрә, зинһар, балаларыгызны барлагыз, үзегез дә сак булыгыз – трассага чыга күрмәгез;
– Юртак 60 км/сәг. тизлек белән чабарга сәләтле. Мондый тизлектә, аның туктап калу яки кырыйга тайпылу мөмкинлеге чикле;
– Ат шул дәрәҗәдә чыдам мал, тәүлегенә 150-200 км юл үтәргә сәләтле;
– Әмма “йомшак ягы” да бар икән – берьюлы 10 умарта корты чакса, җан тәслим кыларга мөмкин;
– Ат 820 килограммга кадәр йөк тарта ала...
Ул арада, заманында, Әтнәбездә ат чабышы барышын шәрехләгән Әсхәт Хисмәт күренде һәм кунаклар президиумында утырган җирдән Азатка: “Энем, мин әйткәннәрне дә яңгыратырга онытма”, – дип кычкырды. Аңлавымча, һаман да шул атлар белән бәйле саннар булырга тиеш...
Ә чабышның үзенә килсәк, атлар саны кимесә дә, сыйфаты арткан дип сокланып карадым. Трассаны сукалап, бастырып тыгызлаганнар. Моннан тыш, чабыш озынлыгы да кимегән – алып баручы сүзләренә караганда, 1,5 км чамасына чыга. Бик күп түгел. Әллә шуны сизделәрме, малкайлар, старттан ук алга ыргылдылар. Шулай ук күптәнге, күңелле яңалык – үзебезнең эш атлары белән каяндыр килгән чабышкылар аерым төркемнәрдә ярыштылар. Шулай да, чабыш барышын төгәлрәк сурәтләр өчен, аны баштан ук язып үтү дөресрәк булыр.
Колхоз атлары 2 заездга бүленеп чапты. Элекке ел танышлары белән бергә әле колак ишетмәгән, яңа кушаматлылары да бар иде. Нинди кушаматлы гына чаптарлар юк икән бездә?! Карлыгач, Кашка, Бүләк, Зиркә, Легенда, Миләш...
Беренче заездда 9 ат катнашты һәм монда “Дусым” күмәк хуҗалыгы Буянына җитүче булмады. Җайдагы Фирдәвес Кадыйров булган чаптар финишка беренче булып килде.
Әле стартка тезелгәндә үк үз исеменә тап төшермим дипме, Буян бераз “буянить итеп алды”. Биредә икенче урынны җайдагы Ислам Габдрахманов булган “Тукай” Шопеншоты һәм өченчелекне Абделхәким Әзизов идарә иткән шул ук күмәк хуҗалык Йолдызы яулады.
Икенче заездда 10 ат чапты.
Биредә “Уңыш” күмәк хуҗалыгының Рафис Әхмәтханов җитәкчелегендәге “Уңыш”ы алдан килде. “Ленин” күмәк хуҗалыгының җайдагы Илдар Хәкимов булган Фармер Кетти кушаматлы чаптары икенче булып килде. Ә менә өченче урынны Ильмир Шәрифуллин идарә иткән “Мәңгәр” Прелесте алды. Финалда беренче заезддагы алдагы 3 урын яулаучы белән икенче заездда алдан килгән 4 чаптар ярышырга тиеш булды. Әмма аңарчы кунак атлар ярышты. Быел, инде язган идем, аларның саны аз – нибары 5 юртак ярышты. Икешәре – “Таң” һәм “Шахтер” өчен чыгыш ясаса, берсе “Ленин” күмәк хуҗалыгы исеменнән чапты. Кушаматларына караганда, тамашачыны таң калдырырга тиеш иде алар. Әмма, элекке еллардагы кебек, борынга-борын килеп ярышу булмады. “Ленин”ның Олег Семенов иярләгән Майз Дезерт кушаматлы аты, көндәшләреннән хәйран ук алда, горур рәвештә беренче булып килде. “Таң” күмәк хуҗалыгының Рәйхан Шерматов иярләгән Миланасы да көндәшләрен артта калдырып, икенче булып килде. Бу күмәк хуҗалыкның тагын бер чабышкысы – җайдагы Мария Корсакова булган Марта өченче урынны яулады.
Моннан соң тагын бер финал бәйгесе узды, бу юлы үзебезнең колхоз атлары араларыннан иң җитезне ачыкладылар. Кабат сокланырга туры килә: старттан ук бик җитез алдырдылар. Эш атлары түгел, яхшы токымлы юртаклар диярсең. Үзебезнең Олы Әтнә егете Ислам Габдрахманов иярләгән атка җитүче булмады, Шопеншот төп призны яулады.
Икенче урынны “Уңыш” Уңышы яулады, җайдагы – Рафис Әхмәтханов. Җайдагы Илдар Хәкимов булган “Ленин” Фармер Кетти юртагы өченче урынны алды.
Бәйге тәмамлануга тамашачы кире үзәк мәйданга агылгандыр дип уйлый күрмәгез. Атлар күргәзмәсе диярсең, юртакларга якын ук килеп, кайберләре шул фонда фотога төшеп, кемнәрдер бүләк бирүчеләрне сырып алдылар. Ә бүләкләр мулдан иде. Ике чабыш җиңүчесе дә зур туңдыргыч белән бүләкләнде. Аннан соңгы урыннарга да яхшы бүләкләр бирделәр.
Кыскасы, бик күңелле булды бу чабыш. Исеме җисеменә туры килә торган Сабантуй күрке булды ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев