Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Әтнә театрында - премьера! Һәрвакыттагыча...

Әтнә театрында бүген премьера булды. Артистларыбыз Шәриф Хөсәенов әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Әниемнең ак күлмәге" спектаклен күрсәттеләр.

Тамаша залы тулы, кунаклар күп иде. Һәрвакыттагыча басып алкышладык. Артистларыбызны сәхнәдән җибәрмәдек. 

Г.Камал артистлары, якташларыбыз, Шәриф Хөсәеновның бертуган апасының кызы Назар апа белән тормыш иптәше Әсхәт абый да кайткан иде. Тагын  республикабызның төрле районнарыннан килгән тамашачылар бар иде. 

- Әтнә театры үз югарылыгында, тагын бер кая барсалар да, артларыннан йөреп карый торган спектакль күрсәттеләр. "Туган туфрак"ны  шулай берничә районга барып карадык, үзебездәгесе генә җитмәде, монысы да шундый, - дип бәяләделәр күрше районнан килүче тамашачылар.

Фотоларын карый торыгыз. Язмасы иртәгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев