Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Искитмәле мастер-класс - фоторепортаж

Бу укытучы үткәргән мастер-класска барам, барган саен шаккатып кайтам, болай итеп тә эшләп була икән. Укытучы гына түгел, педагоглар эшли районыбызның сәнгать мәктәбендә.

Кичә 15.00 сәгатьтә сәнгать мәктәбендә Гөлназ Ильяс кызы Шиһапова безгә, 1-2 сыйныф укучыларының әти-әниләренә  тагын мастер - класс үткәрде. Бу юлы  без балаларыбыз  белән бергә конфетлы тюльпан чәчәге ясадык. Бездән соң 16.00 сәгатькә 3-4 сыйныф укучыларының әти-әниләре килеп калды мастер класска 

Укытучының безнең белән,  балалар белән ничек эшләгәнен күрмәгән кеше минем сүзләремә дә ышанмас. Искитмәле итәгатьлек, балаларны ярату, кешеләрне ярату гына түгел бу. Эшеңне ярату иң мөһимедер. Үзен хөрмәт иткән, кешеләрне хөрмәт итеп яраткан, балалар өчен яшәгән укытучы гына шундый була аладыр. Каты кычкырып та дәшми ул. 

Карап торышка шулкадәр матур чәчәкне ясауның да бернинди читенлеге юклыгын язып тормыйм.  Мин үзем ике арадагы мөгамәләгә сокланам. Мондагы җылылык өйгә кайта, озак саклана.

Исән-сау эшләп торсын бу сәнгать мәктәбе. Берсе генә түгел, бар укытучылар шундый монда. Җитәкчелектән дә торадыр, дип уйлыйм.

Гөлүсә Галимҗанова,

Күшәр авылы китапханәчесе.

 

Автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев