Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Табигатькә ярдәм иттеләр

Мәктәбебездә бик кызыклы, эчтәлекле һәм эшлекле очрашу булып узды.

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты “Ашыт” дәүләт табигый тыюлыгы белгече Гөлнара Абдрахманова белән ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Алия Шаймуллина “Чүп-чарны аерып җыя беләбезме?” темасына тәрбия сәгате үткәрделәр.

Кунакларыбыз укучыларга экология фәне турында, Җиребез – туган йортыбызның чисталыгы кешеләрнең үзләреннән торуы, чүп-чарның урман-болыннарда, елга-күлләрдә җыелып ятуыннан бик күп хайваннарның зыян күрүе, табигатьтәге башка экологик проблемаларны бик тәфсилләп аңлаттылар. Укучылар белән төрле тәҗрибәләр үткәрделәр, уеннар уйнадылар. Балалар чүпләрне төрле контейнерларга бүлеп тутырдылар, берберсенә ярдәм иттеләр, хаталарын төзәттеләр.

 Иске кәгазь­ләрне аерып җыеп, 1 тонна макулатуратапшырылса, 10 агач­ны саклап калганны белеп, укучылар бик шатланды.

Чөнки алар мәктәптә дә, өйдә дә кәгазьләрне аерым җыеп, макулатурага тапшыра.Табигатькә аз булса да, шулай ярдәм итә. Шулай ук батарейка, аккумуляторларның җиргә бик күп зыян салуы, туфракны агулавы турында да әңгәмә уздырылды. Балалар экологларга үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, аларга төгәл, ачык, төпле җаваплар алдылар.

Кунакларыбыз буш кул белән килмәгән. Укучыларга төрле экологик конкурсларда катнашкан өчен дипломнар, бүләкләр, тәнәфесләрдә уйнар өчен төрле уеннар да алып килгәннәр иде.

Балалар аларны киләсе елга да чакырып, конкурсларда катнашырга вәгъдә биреп, озаттылар.

Резеда Сафина, Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев