Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнекеләр

Әтнәнең ел геройлары: иң яхшы мәкаләләр

Ел дәвамында игътибарга лаек шәхесләрне яктырткан иң яхшы мәкаләләргә күзәтү уздырырга булдык.

7 февральдә дөнья күргән 5 санда аеруча игътибар җәлеп итәрлек мәкалә: “Әтнә азаны”н яңгыратучылар күп булды”, дип атала. Эш шунда, татар азанының район этабында 50гә якын бала катнашты. Ә беренче этапта аларның саны тагын да күбрәк иде. Мәкаләдән күренгәнчә, оста, кыю, уңган-булган ир балалар бик күп бездә.

Газетабызның 17 санында, 30 апрель көнне дөнья күргән язма: “Яраткан халкыма хезмәт итү өчен мөмкинлек биргән Ходаема рәхмәтлемен”, дип атала. Ул район башлыгы Габделәхәт Хәкимовның үз эшеннән китүенә багышлана. Әтнәгә махсус кайткан Фәрит Мөхәммәтшин: “Габделәхәт Хәкимов кебек район башлыкларының сүзе һәрчак үтемле булды... Аны эштән җибәрәсе дә килми, хәтта”, - дип ассызыклады.

7 май көнне 18нче сандагы мәкаләбез: “Әтнә – үрнәк районнарның берсе”, дип атала. Шул көннәрндә Әтнә районында эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов булып китте.Ул районыбыз басу-кырларын карап, чәчү барышы белән танышты, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.

11 июнь көнне, 23 санда газетабызда: “Әтнәгә Олег Газманов кайтты” дигән мәкалә бастырылды. Чынлыкта Әтнә Сабан туена кайткан ул. Олег Газманов ат чабышын карарга барыр алдыннан төрле ярышларда, уеннарда да катнашты. Ә “Гөлҗиһан” мәйданчыгында милли киемле кызлар белән түгәрәк әйләнеп, татарча да биеп шаккатырды.

1 август көнне 30нчы сан астында “”Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык” дигән мәкалә дөнья күрде. Бу көнне районыбызның Чембулат авылында “Хәбибулла” исемле мәчет ачылды. Ул шунысы белән истәлекле – мәчетне районыбыз эшмәкәре Хәлил Хәбибуллин төзетте. Биредә ачылыш тантанасын гына түгел, мәчетне башыннан ахырынача бастырган эшмәкәрне яктырту урынлы булыр. Афәрин, Хәлил!

22 августның 33нче санында “Югары Шашы егете: “реабилитациянең дә файдасы бар” – дигән мәкалә дөнья күрде. Мәкалә герое махсус хәрби операция зонасында яралангач, Саратов шәһәрендә урнашкан реабилитация үзәгендә дәвалана. Бүгенге көндә 2 төркем инвалидлык алган Алексей Павлов әлегә сәламәтлеген торгызу артыннан йөри. Шунысы факт – заманында 100 % диярлек бары татар милләтеннән торган Әтнәбез хәзер милләтләр дуслыгын чагылдыручы уртак йортка охшап килә.

26 сентябрьдәге 38нче санда Әтнә районы башлыгы итеп Рөстәм Хисамиев билгеләнү турында языла. Район советы сессиясендә яшерен тавыш бирү юлы белән район башлыгы итеп башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Хисамиев сайланды. Әлеге сессияне дә район тарихында зур вакыйга дип бәяләргә була.

3 октябрь көнне дөнья күргән 39нчы санда “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерүче кооперативы базасында терлекчелек һәм силос әзерләү буенча узган республика семинар-киңәшмәсе турында хәбәр ителә. Биредә Татарстанның 22 районыннан 200ләп авыл хуҗалыгы белгече катнашу үзе үк шаккаткыч вакыйга. Бу Әтнә районының бу өлкәдә шактый зур югарылыкка ирешүенә ишарә. Районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев тә моны билгеләп: “Без даими үсештә булырга тиеш”, - дип ассызыклады.

24 октябрь, 42нче сан тулысы белән Әтнәбезгә багышлана. Дөресрәге, районыбызга 35 ел тулуга багышлана ул. “Балкы, Әтнә, илебез киңлегендә!” мәкаләсе, районыбыз оешканнан бүгенге көнгә кадәр нинди үзгәрешләр, яңалыклар кичергән, нинди уңышларга ирешкән, нинди каршылыкларга очраган – әнә шул хакта. Бер уйлаганда 35 ел әллә ни күп түгел. Икенче яктан карасак, әнә шул аз еллар эчендә ирешкәннәребез сокланырлык. Район үзәгендә генә түгел, авыллар да шактый зур үзгәрешләр кичерде.

31 октябрь көнне 41нче сан буларак дөнья күргән санда баш редакторыбыз Гөлнар Мөхәмәдҗанованың “Театр минем өчен иртүк торып эшкә бару гына түгел, ул...” мәкаләсе бастырылды. Биредә Әтнә татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы артистларының берсе Фаяз Хөсәенов белән узган әңгәмәсен укырга була. Кыска гына вакыт эчендә чып-чын әтнәле һәм ихлас хөрмәткә лаек артистларның берсенә әйләнде ул. Ул гына түгел, кинода да яктырырга өлгерде. Мәкаләдә аның хезмәт юлы белән генә түгел, тормышы. Гаиләсе белән дә танышырга була.

Елның соңгы аенда – 19 декабрь көнне дөнья күргән 50нче санда “Өйләребез җылы, якты булсын. Без шуның өчен тырышабыз” дигән мәкалә бастырылды. Дөреслектә, Биектау районы электр электр челтәренең Әтнә участогы җитәкчесе Илдар Сабиров белән әңгәмә иде ул. Әлеге язмада баш редакторыбыз кыска гына вакыт эчендә бу тармак кичергән үзгәрешләрне дә, җитәкченең шул елларда ирешкән уңышларын һәм борчу-мәшәкатҗләрен дә чагылдырган. Шул ук вакытта мәкаләдә бу тармактагы үзгәрешләр турында да белергә була. Кыскасы, мәкаләне ихлас укыганда, бик күпне аңларга була. Барыннан да бигрәк Илдар Сабировның тормыш юлы, эшчәнлеге игътибарга лаек. Коллективны бер йодрык сыман туплап, эшне иң үрнәк тармакларның берсе дәрәҗәсенә менәрлек итеп оештыруы – үзе үк соклану тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев