Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Безнекеләр

«Һәр чарага гаилә белән әзерләнәбез»

Яңа Әтнә авылында гомер итүче Фазылҗановлар гаиләсе үзләренең активлыклары, гореф-гадәтләребезне сак­лап яшәүләре белән сокландыралар.

Бәби бум, быел да үтте.

Гаилә көне уңаеннан менә берничә ел рәттән билгеләп үтелә әлеге чара.
Илзирә белән Руслан Фазылҗановларны һәр чарада күреп сокланам. Яшь булсалар да халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, алай гына да түгел аны күрсәтә дә белә алар. 
Быел да «Туган ягым» паркында узган «Коляскалар парады»нда катнаштылар. Быел татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен истә тотып, аның әкиятендәге персонажлар булып киенгәннәр иде.  Руслан Былтыр булып киенсә, Илзирә Су анасы персонажы булган. Кызлары Зифа белән Аиша да читтә калмаганнар. Шагыйрьнең «Бала белән Күбәләк» шигыренә нигезләнеп киенгәннәр. Андагы хезмәтне күреп, Илзирәдән ничек әзерләнүләре турында сораштым. 
– «Туган ягым» паркында узган әлеге ярышларга өченче елын катнашабыз инде. Беренче елын «Сабыйлар йөгерешендә» генә катнашкан идек. Узган ел коляска бизәдек. Бәйгеләргә гаилә белән әзерләнәбез, әбиләр дә бик нык булышалар. Бер сүз белән әйткәндә, күмәк эшебез безнең, – диде ул.
Башка еллардан аермалы буларак, быел «Коляскалар парады»нда өч кенә гаилә катнашты. Яңа Әтнәдән Галимовлар белән Олы Әтнәдән Исмәгыйлевләрнең дә битараф калмаулары өчен рәхмәт кенә әйтерлек.  Афәрин, һәркайсы. Мондый яшь гаиләләр булганда күркәм традицияләребез һичшиксез сакланачак.
***
Тагын бер мәгълүмат «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы гаилә традицияләренә һәм милли киемнәрнең матурлыгына багышланган «Милли киемле Сабантуй – 2026» бәйгесе игълан иткән иде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә әлеге бәйгегә дә йомгак ясады.
Бәйгегә катнашу өчен 2026 елгы Сабантуйларында төшерелгән гаилә фотоларын җибәрү шарт иде. Бәйгегә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында 2026 елгы Сабан туйларында төшерелгән гаилә фотолары килде, дип хәбәр итә агентлык. Финалга барысы 11 гаилә чыккан һәм халык катнашындагы тавыш бирү нәтиҗәсендә Фазылҗановлар гаиләсе җиңү яулаган. 
Алар барысы 1077 тавыш җыйганнар. Мамадыш районыннан Давыдовлар гаиләсе алардан бик аз гына аерма белән икенче урынны яулаган. Өченче урында - Арча районының Түбән Мәтәскә авылыннан Хәсәновлар гаиләсе, алар өчен 832 кеше тавыш биргән.
«Милли киемле Сабантуй – 2026» бәйгесе гаилә кыйммәтләрен, милли традицияләрне саклау һәм милли киемне популярлаштыруга багышлап үткәрелгән.
Райондашларыбыз – Илзирә белән Руслан Фа­зыл­җановларның җиңү яулаулары куанычлы яңалык, әлбәттә. Яшьләргә киләчәктә дә милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап яшәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев