Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Һәркем белән уртак тел таба

Кояш нурлары ак карларны җылыткан көндә, барлык кешелек дөньясы яңа шатлыкларга, яңа уңышларга өмет белән Яңа елга аяк баскан мәлдә, 1974 елның 3 гыйнварында Кече Әтнә авылында Нурулла абый белән Гөлфия апа гаиләсенә яңа бәхет өстәп Лилия дөньяга аваз сала.

Лилия — гади гаиләдә туып үскән гап-гади авыл кызы. Гаиләдә дүрт бала үсәләр алар. Кечкенәдән хезмәткә тартылып, ярдәмчел булып, авырлыклырга бирешмә скә, сабырлыкка өйрәнеп үсә. Лилиянең нечкә күңеле, һәрвакыт ярдәмгә ашыгып торуы, кешелек дөньясының уңай якларын гына күреп үскән кыз булуы яшьлек хыялларында да чагыла. Кечкенәдән тәрбияче һөнәрен үзләштерү, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләү теләге белән яна Лилия. Олы Әтнә урта мәктәбен тәмамлагач, үз фикерен үзгәртә, Әтнә техникумының хисапчылар әзерләү бүлегенә укырга керә, читтән торып югары уку йортын тәмамлый. Кулына диплом алган көннән башлап үз гомерен хисапчы булып эшләүгә багышлый ул.
Бу дөньяда һәркем үз бәхетен үзе тудыра, аны сайлый, аның өчен көрәшә. Үзенең тормыш юлын Лилия туган авылы Кече Әтнәдән башка чит җирдә яшәүне күз алдына да китермәгәндер. Бәхетен дә үзенең туган авылында таба ул.
Тормыш иптәше Искәндәр белән бергә гаилә коруларына да 30 ел үтеп бара. Еллар узгач та аларның берберсенә булган ихтирамы, яратып караучы күз карашлары, искиткеч җылы мөнәсәбәтләре сокландыра.
Лилия белән Искәндәрнең иң зур бәхете — кызлары Энҗе белән уллары Нияз. Гаиләдәге тәртиплелекне, җылылыкны тоеп үскән балалар бүгенге көндә үзләре дә гаилә корып яшиләр. Бүген Лилиянең тормышы түгәрәк, бәхете тулы — гаиләсе уртасында балкып утыручы мөлаем хатын, балаларына кадерле әни, оныклары Әдилә белән Әмирнең яраткан дәү әнисе ул. Сеңлесе Ләйләгә дә бик зур булышчы һәм терәк. Кеше гомеренең якты, биек үрләре була. Лилиянең дә нәкь менә шундый чоры дияргә була. Артка борылып, үткән тормыш юлына күз салып, шөкер итеп нәтиҗә ясар вакыт, алга таба матур планнар корып, һәр туар көнгә сөенеп, тормышның ямен-тәмен тоеп, яшәргә дә яшәргә кирәк.
Бүгенгесе көндә Лилия Нурулла кызы Россия Социаль фондының Әтнә районы буенча клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегендә әйдәп баручы белгеч- -эксперт вазыйфасын башкара. Хезмәте җаваплы һәм катлаулы булуга карамастан, үз эшен төгәл итеп, җиренә җиткереп башкара. Мөрәҗәгать белән килгән һәр клиентның күңеленә тәмле теле белән юл таба, һәркемгә тәфсилләп аңлата, канәгатьләнерлек дөрес җаваплар бирә. Законнарны, яңарып торган эш тәртипләрен өйрәнә, күршерайон хезмәттәшләре белән гел киңәшләшеп, элемтәдә тора. Беренче көннән үк, үзенең җор теле, юмор хисе, тапкырлыгы, ачык күңеле, ягымлылыгы белән тиз арада хезмәттәшләренең дә ихтирамын яулап алды ул. Лилиянең иң зур сыйфатларының берсе — һәркем белән уртак тел таба белүдә, кеше белән бервакытта да конфликтка керми, һәр кешегә җылы мөгаләмәдә ул. Шул ук вакытта үз сүзен, үз фикерен дә җиткерә белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев