“Ленин” чәчүгә чыкты
Районда язгы чәчү башланды – хәерле сәгатьтә булсын!
Чәчү башлану белән “Ленин” күмәк хуҗалыгының Олы Бәрәзә авылы янындагы басуда булып кайттык.
Шунысы кызык – “Ленин” техникасы ерактан күренә. Ни өчен дигәндә, һәрберсенең кабина түбәсенә СССР флаглары беркетелгән. “Ленин”да исеме җисеменә туры килсен дигәннәрдер, күрәсең.
...Елдагыча, Илнар Биктимеров иярләгән “Нью Холланд” тракторы чәчү агрегатын өстерәп эшкә керешкән. Болай диюемнең сәбәбе шул – чәчү башлануын ишетеп бирегә килгәч, ел да аны очратабыз – башлаучы ул була.
Алдагы көнне Түбән Бәрәскәнең амбар артындагы басуда чәчкәннәр. Ә монысы – Олы Бәрәзә янында.
– Чәчүне кабыклы культура – арпадан башладык. Әлегә Илнар Биктимеров чәчә, басуга аммиак суын “КамАЗ” машинасында аның улы Айнур Биктимеров чыгара, – дип таныштырып узды “Ленин”ның баш агрономы Әнәс Хәйруллин.
“Ленин”ның бөртекле культураларны чәчү мәйданы 3000 гектар чамасы тәшкил итә. 2 чәчү агрегаты эшләп торса, аны тиз башкарырлар, мөгаен. Аннан соң, тагын бер уңай факторны билгеләргә кирәк – быел җир дымлы, чөнки, кар эреп, җиргә сеңеп барды. Агып китмәде, диюем.
– Әмма бар да без теләгәнчә булмый инде ул, тик көтеп торып та булмый. Җирдә температура +11 градус, чәчү өчен бик уңай, – ди ул.
Бу очракта җирнең тигез өлгерүен күз алдында тота булса кирәк. Дөрестән дә түбәнлекләрдә урыны-урыны белән шактый юеш җирләр дә күренә. Аның каравы калку урыннарда җир инде әзер. Әнә шуңа күрә, бу басуның түбән өлешенә әлегә чәчмиләр. Анда “лагуна”дан чыккан тирес агызылачак икән.
Икенче көнне үк тагын бер – Әгъзәм Баһавиев “иярләгән” “Джон Дир” агрегаты да басуга чыкты. Шул ук көнне тагын 2 чәчкеч белән симәнке чәчәргә дә чыктылар.
– Көнбагышны әле чәчеп караган юк иде. Безнең өчен ят культура ул, әмма аны иртәрәк чәчәргә кушалар. Кыскасы, көнбагыш бездә 360 гектар мәйдан тәшкил итәр дип торабыз, – ди белгеч.
Шөкер, аммиак суы кертеп, тиешенчә чәчәләр. Анысын басуга югарыда телгә алган Илнар Биктимеровның улы Айнур “КамАЗ” машинасында чыгарып тора. Орлыкны шундый ук машинада Илфат Сибагатуллин чыгара. Ә катнаш ашламаны басуга Хәмит Шәрәфетдинов китерә.
Кабат чәчүне башкаручы игенчене телгә алыйк. Илнар Биктимеров бу агрегат һәм трактор белән генә дә 20нче елын чәчә инде. Моннан күп еллар элек ук “ДТ-75” тракторы белән чәчеп йөрүе хәтердә аның.
– Барысы 40 ел чәчәм инде, – ди үзе.
Аның “Фиат” агрегаты әле, чагыштырмача, яңа. Хәер, эш агрегатта түгел, игенченең эшенә җаваплы карап башкаруында. Афәрин: чын игенче ул – үзе чәчә, үзе ура...
Улы Айнур да әтисе юлыннан киткән – 2020 елны солдат хезмәтен үтәп кайтканнан соң ук күмәк хуҗалыкта эшли башлаган. Димәк Биктимеровларның игенчелек династиясе дәвам итә.
Ә “Ленин” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы нәсел заводына чәчүне дә уңышлы башкарып чыгарга, мул уңыш җыеп алырга да язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев