Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Безнекеләр

Мәгарифкә багышланган гомер

Дәминов Илсур Шакир улы (1952 – 2010)

Илсур Дәминов 1952 елның 18 ноябрендә Арча районы Олы Бәрәзә авылында хезмәткәрләр гаиләсендә дөньяга килә. Зур гаиләдә ул биш баланың дүртенчесе. 
1960-1968 елларда Олы Бәрәзә сигезьеллык, 1968-1970 елларда Олы Әтнә урта мәктәбендә белем ала. 1970-1975 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. 
 Югары белем алганнан соң ул педагогика юлы буйлап атлый, ә бу юллары Олы Әтнә урта мәктәбе аша уза.
1975-1985 елларда Олы Әтнә урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта, сыйныф җитәкчесе вазыйфаларын башкара, кабинет мөдире, методист булып та эшли. Аның укыткан укучылары үзләре инде югары белемле укытучылар, табиблар һәм башка һөнәр ияләре. Алар үзләренең укытучыларын зур хөрмәт белән, олы шәхес буларак искә алалар. 
 Укытучы-методист Илсур Шакир улы мәктәптә күп еллар комсомол, партоешма секретаре вазыйфаларын башкарып,  политукулар алып бара. Ул бу вазыйфаларны да намус, теләк белән, сыйфатлы итеп үти.
 Илсур Дәминовка РСФСР Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә 1984 елда “Өлкән укытучы” исеме бирелә. 
 1985-1990 елларда 77нче номерлы СПТУның Әтнә филиалында җәмгыять фәннәре укытучысы булып эшли, студентларны башлангыч хәрби әзерлек нигезләренә өйрәтә, егетләрне армия хезмәтенә әзерли. Капитан хәрби дәрәҗәсенә ия. 
 1990-1991 елларда Әтнә район комитетында идеология бүлеге җитәкчесе булып эшли. 1991 елның сентябреннән 2000 елның март аена кадәр Олы Әтнә урта мәктәбенең уку- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары була. 1991 елда аңа “Укытучы – методист” исеме бирелә. 
 Илсур Шакир улы шулай ук Арча районы Мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе (1981), КПССның Арча район комитетының Мактау кәгазе (1984), Әтнә районы мәгариф бүлеге Мактау кәгазе (2001), Әтнә район советы Мактау кәгазе (2002), “Мәгарифтәге казанышлары өчен” медале (2003), Россия мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе (2003), Әтнә районы башлыгының Мактау кәгазе (2006) белән бүләкләнә. 2000 елның март аеннан 2010 елның декабрь аена кадәр Олы Әтнә урта мәктәбе директоры вазыйфасын башкара.     
 Дәминов Илсур Шакир улы 2010  елның декабрь аенда вафат була. Әтнә районы Олы Бәрәзә авылы зиратында җирләнә.  
Районыбызның олуг шәхесләре турындагы язмалар район үзәк китапханәсе белән берлектә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев