Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Безнең ярдәм егетләргә бик кирәк

Күлле Киме авылыннан волонтер Кадрия Закирова Казан госпиталендә булып кайтты.

Кадрия Закированың махсус хәрби операциядә булучы солдатларга ярдәме турында бер генә язмадык. Соңгы арада Күлле Киме мәктәбендә укучылар белән киптерелгән аш, шифалы үләннәрдән чәйләр әзерләделәр. Ә бүген исә Казандагы хәрби госпитальга юл тоткан. 

- Казанга баргач Азнакай волонтерлары белән очраштым. Алар Казандагы госпитальгә медикамент, продукцияләр китергәннәр. Минем монарчы Казанда махсус хәрби операция яраланган Ростовтан, Башкортстаннан, һәм башка ерак шәһәрләрдән ятучы солдатларның барлыгын белми идем. Азнакайдан бирле килгәннәр, безнең як волонтерларының килгәннәре юк икән. Хәер, бу хакта алар белмәгәннәрдер дә, чөнки үзем дә яңа гына хәбәрдар булдым. Уйланып кайттым да тәвәкәлләргә булдым.  Ватсаптагы статуска язгач, берничә көн эчендә бераз акча җыелды. Башта шалтыратып ниләр кирәк булуы турында сораштым. Танышларым күчтәнәчләр дә китерде, авылдашлар да булышты, бераз акча да җыелды. Авырулар янына карантир булу сәбәпле узып булмады. Коробкаларга Әтнә гербын һәм үзем хезмәттәшлек иткән волонтерларның эмблемаларын ябыштырып барам. Фирсов Александр Петрович исемле кеше каршы алды. Ул килгән гуманитар ярдәмне кирәкле җирләргә тапшырып бара. Әле якын-тирә районнардан килгән волонтерлар юк иде дип, зур рәхмәтләрен җиткерде. Әгәр килә алсагыз, мөмкинлегегез булса концерт белән килегез, аларның күңелләрен күтәрер, авыруларын оныттырып тору өчен  бу зур мөмкинлек. Актовый зал бар, русча булса тагын да яхшы, чөнки бездә бөтен Россиядән җыелган дәваланучылар ята диде.

Арабызда махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм итүчеләр күп. Алар - үз халкы, үз Ватаны өчен җан атып яшәүче,  ярдәм кулы сузарга әзер торучы миһербанлы кешеләр.Һәркем үзенең көченнән килгәнне эшли, чөнки солдатларга бүген бик авыр. Аларга безнең ярдәм, безнең теләктәшлек бик кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев