Чабата үреп үскән кыз бала
Әйшияз авылында яшәүче Нәкыя апа Кадыйрова 90 яшьлек юбилеен каршы алды.
Күптәнге таныш ул – сыйныфташым Надирнең әнисе. Ни кызганыч, улы бу көнне күрә алмады... Нәкыя апа да улының сыйныфташларын – Күәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллинны һәм мине кат-кат кочаклап:
– Улларым сез минем, кадерлеләрем, – дип кабатлады.
Кабат кызганычка каршы дияргә туры килә, берничә ай элек җәмәгате Гарифҗан абый да гүр иясе булды.
– Бик яхшы, искиткеч акыллы иде ул. Аны бик сагынам, – дип өзгәләнә Нәкыя апа.
Туган көн турындагы мәкаләне әнә шулай күңелсез мизгелләрне искә алып башларга туры килде. Нишлисең бит, тормышта бик күпне күргән, бик күп кичергән шул Нәкыя апа.
Җәмәгате белән якты хыялларга төренеп, киләчәккә матур планнар төзеп 4 балага гомер бүләк итәләр алар. Динә, Ләйлә, Дилбәр исемле кызлардан соң, Надир исемле төпчек уллары дөньяга килә.
Бик зур өметләр баглаган, бик яхшы укып, зур белгеч – табиб булып әверелгән Дилбәр дә инде гүр иясе. Ә менә аның кызы – Нәкыя апаның оныгы җәмәгате белән Ницца шәһәрендә гомер итә.
Юбилярның Франциядәге иң матур җирдә – диңгез буенда төшкән фотосын күреп сокланмагаек әле?! Үзенә шул хакта әйткәч, “Инде хәзер үк баргандай булдым”, дип ихлас көлде...
Гомумән алсак, бик матур гомер итте бу гаилә. Балалар тырышып, әти-әни йөзенә кызыллык китермәслек итеп укыдылар. Гарифҗан абый һәм Нәкыя апа тирә-яктагылар сокланырлык итеп эшләделәр.
Нәкыя апа 4 баланың берсе булып шушы Әйшиязда ук туып-үсә. Узган елны юбилее белән котлаган Шамил абый Закировның бертуган сеңлесе ул.
Кечкенәдән авырлыклар күреп үсә алар. Чөнки әтиләре Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала. Шуңа күрә газетабыз герое Нәкыя апа да “эш арбасы”на бик иртә җигелә. Һөнәрчелекне, аерым алсак, чабата үрүне күзләре яшьләнеп искә ала. Бары әни кул астында калган 4 баланы – үзләрен кабат искә төшерде, күрәсең. Ашау-эчү такы-токы булса да, әнә шул әни белән булу барлык авырлыкларны оныттыра.
Соңрак, Нәкыя апа да, җәмәгате дә данлыклы “Игенче” колхозында эшлиләр. Кыскасы, эшләп үскән буын вәкиле ул мәкаләм герое: фермада эшли, төрле эшләр башкара.
– Ә бүгенге көндә ике кызым тәрбиясендә мин, – дип куана.
Тагын да куанычлырагы – инде 6 оныгы да бар. Баланың баласы балдан татлы шул ул.
Нәкыя апа белән саубуллашканда аның 95 еллык юбилеенда кабат очрашырга сүз куештык. Хәер, монысы кыскача шаярту гына. Аңарчы ук күрешергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев