Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Чембулат авылында махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләребезгә йорт токмачы кисеп әзерләделәр

Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты.

Чын күңелдән әзерләнгән, токмачлар – егетләребезгә зур көч, зур дәрт өстәр дип ышанабыз. Авыл халкы һәрвакыт бердәм булып, бер-берсенә терәк булып яшәгән. Бүген дә шушы традицияләргә тугры калып, егетләргә ярдәм итү өчен бергә җыелдылар.

Токмач кисүдә өлкәннәр дә, яшьләр дә катнашты. Һәрберсенең күңелендә бер генә теләк – егетләр исән-сау әйләнеп кайтсыннар. 

Әзер токмачлар махсус савытларга тутырылды. 

Бу ярдәм акциясе Чембулат авылы халкының патриотлык хисе көчле булуын тагын бер тапкыр күрсәтте. Авылдашлар кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп, егетләргә рухи көч бирергә тырышалар. Без барыбыз да егетләребезнең тиз арада җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез. Һәрберебез алар өчен дога кылабыз, - дип хәбәр итте Камил Галләмов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев