Сабиров Ильмир  махсус хәрби операциядән  ялга кайтып, сайлауга килде
Безнең геройлар

Сабиров Ильмир махсус хәрби операциядән ялга кайтып, сайлауга килде

Ильмир үзенең иң мөһим гражданлык бурычын онытмаган, махсус сайлау участогына килеп, туган районының һәм илебезнең киләчәге өчен тавыш бирде.

Олы Мәңгәр авылы егете, Сабиров Ильмир махсус хәрби операциядән кыска вакытка ялга кайтты. Ул бүгенге көндә читтә, авыр шартларда илебезнең тынычлыгын һәм куркынычсызлыгын саклап, хәрби бурычын намуслы үти.

Ялда булуына, якыннары белән күрешергә, туган якларының һавасын суларга вакыт бирелсә дә, Ильмир үзенең иң мөһим гражданлык бурычын онытмады. Ул махсус сайлау участогына килеп, туган районының һәм илебезнең киләчәге өчен тавыш бирде.

Бу гамәле – Ватанга булган чиксез мәхәббәтнең һәм ил язмышына битараф булмауның ачык күрсәткече.

 


Нет комментариев