Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Туры сүзле булды, гаделлекне яратты

«Мәңгелек йорт»та урнашкан урыны да һәрчак якты, ачык урында аның, нарат агачы күләгәсендә.

Тирә-як ап-ак йомшак түшәк белән кап­ланган, бөтен җиһан күзне камаштырырлык якты, гаҗәеп гүзәл көннәрнең берсендә, махсус хәрби операция үтәгәндә һәлак булган тагын бер райондашыбызны җир куенына иңдердек.
Күәм авылында яшәгән Хәлил Хәкимҗанов һаман янәшәбездә, безнең арададыр кебек. Әле ярты ел элек кенә аның белән туган йортында очрашып, бик күңелле әңгәмә корган идек. «Әтнә таңы»н һәрдаим укучылар бу хакта белә. Яралану сәбәпле сәламәтлеген ныгытырга дип туган авылына ялга кайткан Хәлилгә: «Сине кабат махсус хәрби операция зонасына җибәрү буенча хәрби-табиб комиссиясе (ВВК) нинди карар чыгарыр әле, күзләрең начар күргәч», – дидем. Ә ул кинәт:
– Мин барыбер китәм! Мин анда булырга тиеш! – дип кырт кисте.
Биредә аның: «Без дошманнан рухи яктан көчлерәк», – дигән сүзләрен кабат искә алу урынлы булыр. Моннан тыш, үзара әңгәмәдә якыннарын телгә алып: «Аларны мин якламасам, кем яклар соң!» – диюен дә онытмыйк.
Тоташ «2» саннарыннан торган датада – 2022 елның 22 маенда контракт төзеп киткән ир-егет бер генә яраланмый. Һәр юлы дәүләт бүләкләренә лаек була. Гадәттә, һәлак булган СВО егетләре “Батырлык” орденына лаек була. Хәер, ул чакта ниндидер бүләкләр турында озаклап сөйләшүне кирәк санамады ул.
– Эш бүләктә түгел, гаделлек булырга тиеш, – дигән фикердә иде.
Беренче тапкыр мина кыйпылчыгы беләген үтәли тишеп яралана. Икенчесендә күзе җәрәхәтләнә. Алар белән бәйле бернинди күңел төшенкелеге булмады анда. 
... Ә бүген ул табутта ята. Ышанасы килми, хәтта. Бүген аның туганнары, якыннары гына түгел, соңгы юлга озатырга килгән һәркем олы кайгыда. 
Ирексездән, аның белән бәйле хатирәләр искә төшә. Электән спорт белән дус булды ул. Мәктәптә укыганда да, аңа кадәр дә... Биредә аның махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткач балалар бакчасына барып нәниләр белән очрашуын ничек онытасың инде! Бу хактагы видеоистәлек белән газетабыз сайтында таныша аласыз. Анда балаларның һәрберсен диярлек кочагына алып күреште ул. Ни хикмәт, сабыйларны аеруча яратты. Нәниләр дә бу очрашуны, Хәлил абыйларын яратып, сагынып әле дә искә алалар. Ә аның чыгып китәр алдыннан кул изәп саубуллашуы әле бик озак күз алдыннан китмәс.
Хәлил Хәкимҗановның мәктәп чоры аерым урын алып тора. Бу хакта кайбер укытучылары белән дә сөйләштек.
– Гел елмаеп торды ул, хәтергә һаман да шул кыяфәте килеп баса. Бераз шуклыгы булса да, мәктәптә яхшы укыды. Аны бар да хөрмәт итте. Укытучылар да, укучылар да... – диделәр.
Аның һәрвакыт саф күңелле булуын, беркайчан да мәкерләнмәвен, махсус хәрби операциядән ялга кайткач та очраткан укытучылары белән ерактан килеп, кочаклап күрешүен искә алдылар.
Ә спортны үз итүен искә алсак, аның тирләп-пешеп Күәм командасы өчен хоккей уйнавын, яшь чакта чынлап торып көрәш белән шөгыльләнүен – Күәм Сабан туенда баш батыр калуын ничек искә алмыйсың инде!
Гаҗәп кешелекле, туры сүзле, гаделлекне бик ярата иде. Һәр очракка карата үз фикере булды; төпле сүзен белдерде.
Хәлилне соңгы юлга озатырга ки­лүчеләр бик күп иде. Районыбыз башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат вәкилләре, “залп” аткан хәрбиләр, туганнары, якыннары, дуслары һәм әлбәттә, исәпсез халык  ташкыны...
Әнисе Надия ханымга, энесе Ильяс белән аның җәмәгате Зиләгә һәм аларның балаларына Аллаһ сабырлык бирсен. Мәрхүмнең соңгы урыннары җәннәтнең түрләрендә булсын иде.
Әнисенең теләге буенча аның җәсәде төнне өйләрендә уздырды, зиратка да машина белән түгел, ир-егетләр алмашып күтәреп алып бардылар. «Бернинди авырлыгын тоймадык – монда да безгә җиңеллек теләгәндер, бик яхшы кеше иде», – диделәр. 
«Мәңгелек йорт»та урнашкан урыны да һәрчак якты, ачык урында аның, нарат агачы күләгәсендә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев