“Улларым өчен борчылам да, горурланам да”
Түбән Көек авылында яшәүче ананың ике улы да контракт нигезендә махсус хәрби операциядә катнаша.
Узган елны Илфир Заһидуллин турында язган идек инде. Казанның юл оешмасында эшләүче абыйсы Илзир аның белән аралашканда шулай ук махсус хәрби операция зонасына китәргә теләве турында әйтә. Энесе, әлбәттә, каршы төшә – әниләре янында калуын тели. Әмма күңелгә бер кергәнне чыгару мөмкин түгел бит ул. Ахыр чиктә энесе: “Ярый, килеп кара”, – дип рөхсәт бирә. Шул сүзләрне генә көткән өлкән Заһидуллин әзерлек эшләрен башлап җибәрә.
Түбән Көек авылында егетләрнең әниләре Розалия ханым белән шул хакта сөйләштек.
– Олы улымның да махсус хәрби операциягә китәргә теләве турында башта берни белмәдем. Бу хакта медицина комиссиясен узып кайткач та әйтмәде әле, – ди әнисе Розалия ханым.
Узган елның декабрь аенда комиссия уза, ә быел гыйнварда кинәт чакыру килә.
– Кече улым Илфир отпуск ялына инде күп тапкырлар кайтып китте. Анда график буенча бирелә икән ул. Бу юлы ялга икесен бергә җибәргәннәр. Ике улымны бергә күреп бик куандым, – дип елмая ана.
Хезмәт итүләре бергә булмаса да, бер-берсеннән ерак түгел икән алар.
– Кара әле, минем улларым шунда бит дип бик еш горурланам, – ди ул.
Сәбәбе дә бар. Илзир хәрби частькә килгәч үк командирлары чакырып алып, аның энесен – Илфирны телгә алган, бик яхшы хезмәт итүе, бар яктан үрнәк булуы турында сөйләгән. “Ул гына да түгел, кая гына барсам да, Илфир турында мактап телгә алалар”, – ди өлкән улы. Ә Илфир бу юлы ялга кайткач, командирларының абыйсын мактаулары турында сөйли.
– Менә шуларны ишеткәч, күңелгә рәхәт булып китә, – ди ана.
Илфир инде күп тапкырлар бүләкләнгән. Аның күкрәген “Суворов”, “Батырлык өчен”, “Сугышчан батырлыклар өчен” һәм тармакара медальләр бизи. Инде 3 ел ярым шунда ул. Әле генә кебек булса да, инде Илзиргә дә 3 айдан артып киткән.
Ялга кайткач та махсус хәрби операция белән бәйле бурычларны хәл итеп йөргәннәр алар. Алар хезмәт иткән җирдә татарлар, аеруча Балтач районы ир-егетләре күп икән. Әлеге районнан гуманитар ярдәм буларак килгән “Газель” машинасын Илфир исеменә рәсмиләштерергә булганнар. Аның артыннан да йөргәннәр, өстәвенә шалтыратып киңәш сораулар да күп булган.
– Алай да бөтен эшемне эшләп киттеләр. Өйне дә юдылар, теплицаны да казыдылар, – дип елмая.
Шунысы кызык, ялга кайтканда да бронежилитларын алып кайтканнар. “Аны күтәрерлек тә түгел икән”, – ди Розалия ханым.
Илфирның хезмәте пилотсыз очкычлар белән бәйле булса, Илзирның монда пешекчегә укуы ярап куйган – хәзер ул да бик мөһим затка әйләнгән. Заманында Себергә барып газ оешмасында пешекче хезмәте башкарган ул. “Өйдә дә ашарга ул пешерә иде. Әмма бу юлы аңа пешертмәдем әле”, – дип көлә Розалия ханым.
Розалия ханымның яшәешенә күз салыйк. Укытучы ул, инде укытмыйм дисә дә, быел тагын шул ук хезмәтне башкарырга булган. “Чагыштырмача җиңел фәннәр. ИЗО, хезмәт, шулай ук 4 сыйныфларны укытам. Әллә ни авыр түгел”, – ди. Гомуми педагогик стажы 37 ел инде аның. Укытучының гаиләдәге тәрбиясе шундый – уллары бик матур итеп кошлар сыннары, төрле могҗизалар ясап, кайткач аны бакчага чыгарып куйганнар.
Тумышы белән шушы ук Түбән Көек авылыннан ул. Арча районында тормышта була. Язмыш кушуыдыр, бирегә күчеп кайталар.
Бертуганнары монда яшәү дә үзенә тарта, күрәсең. Шөкер, кызы тормышта, инде онык та бүләк иткән.
Әңгәмә барышында:
– Улларым ябыгып киткәннәр, – дип тә куйды ул.
Монысы хәрби хезмәттә бик еш хәрәкәтләнү белән бәйледер инде. Кече улы да шул хакта әйткән: “Бик еш чабарга, ә кайвакыт агачка үрмәләргә туры килә”, – дигән.
Ә болай, ашау-эчү ярый, монда китерәләр дигәннәр. Өстәвенә, үзара җыелып, ашамлыкларны торак пунктлардан да алып кайталар, ди. Ә яшәүләре бунгалода – аны үзләре казып, материалын табып, төзегәннәр. Әле ялга кайтканда да, киткәндә дә такси яллыйлар. Боларын шуңа язуым, еш кына, алар анда акча эшлиләр дигәнне ишетергә туры килә. Чыгымнары да бик күп аларның. Әлбәттә, тормышлары гел куркыныч астында булу турында әйтеп торасы да юк.
– Аларны озатканда күз яшен күрсәткәнем юк инде... Бик юксынам, – ди батыр уллар үстергән бәхетле ана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев