Һөнәр ул – киләчәккә ышанычлы адым
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында чыгарылыш тантанасы узды
Зурлап уздырдылар бу чараны.
Бәхәссез факт, бу көн һәр студент өчен зур бәйрәм, озын юлның мөһим бер ноктасы.Мәктәп партасыннан башлап, техникумның авыр, ләкин бик кызыклы сынауларын үтеп, чыгарылышлар үзләренең беренче җиңүләренә ирештеләр. Шунысы да бар, кайберләре инде хезмәт юлларын сайлап куйган, авыл хуҗалыгының төрле тармакларында үз урыннарын табарга әзер.
Бу көнне зал студентлар, укытучылар, ата-аналар һәм кунаклар белән тулы иде. Һәр йөздә горурлык, шатлык һәм киләчәккә өмет чагылды.
Ә бит Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы – бары белем бирү урыны гына түгел, ә күпмилләтле, дус коллектив тәрбияләүче бер гаилә дә.
Монда алынган һөнәр, биредәге ихлас дуслык – гомер буена калачак зур байлык. Бүгенге чыгарылышлар – сайлаган һөнәрләрен камилләштереп, авыл хуҗалыгында яңа юнәлешләр ачарга, алга киткән технологияләр кертергә сәләтле яшь белгечләр. Алар – районның, республиканың киләчәге.
Тантананы ачып җибәреп уку йорты җитәкчесе Резеда Гарипова студентларны һәм аларның остазларын, укытучыларны һәм кунакларны сәламләгәннән соң:
– Бүген һөнәри үсешнең чираттагы этабына техникумыбызның 144 студентын озатабыз. Сез, чыгарылыш студентларыбыз – беренче лекциядән алып чыгарылыш имтиханнарына, беренче һөнәри дәресләрдән башлап беренче уңышлы нәтиҗәләргә кадәрге бик гади булмаган юлны ышанычлы уздыгыз. 3-4 ел дәвамында иңне-иңгә куеп гыйлем дөньясы авырлыкларын бергә уздык. Бу сезнең тормышның бик мөһим этабы иде. Киләчәктә дә үз алдыгызга югары максатлар куеп, шуларны яулаудан курыкмагыз. Сез – булдырасыз. Алдагы һөнәри юлыгыз бары уңышлардан гына торсын, – дип изге теләкләрен җиткерде.
Районыбызның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов та:
– Һәр кеше тормышында мөһим мизгел була. Чыгарылыш студентлары өчен бүген шундый көн. Техникумда алып чыккан һөнәрегез тормыш юлының иң мөһим бүлеге. Сез бу уку йортының гына түгел, районыбызның, бөтен республикабызның бүгенгесе һәм киләчәге. 3-4 ел элек шушы уку йортын сайлап бик дөрес юл сайладыгыз. Чөнки Әтнә техникумы республикада иң яхшыларның берсе. Монда алган теоретик һәм практик белемнәр киләчәктә сезгә бик нык ярдәм итәчәк. Кыскасы, һөнәр ул – киләчәк, алга таба ышанычлы адым, – дип ассызыклады.
Айрат Фәнил улы телгә алган тагын бер кызыклы фактны язмыйча калу мөмкин түгел. Районыбыздан махсус хәрби операциягә китүчеләрнең биштән дүрте шушы уку йортында белем алган.
Техникумда яхшы теоретик белем алу һәрдаим практика белән ныгытыла. Бу очракта чыгарылышларны котларга дип махсус килгән эш бирүчеләрне язып узу урынлы булыр. “Тукай”, “Мәңгәр”, “Таң”, “Күшәр” һәм Фәйзи Галиев исемендәге күмәк хуҗалык вәкилләре үзләрендә практика узган һәм яхшы эш нәтиҗәләре белән сокландырган егет-кызларны бүләкләделәр, тыгыз элемтәдә эшләгән уку йортына ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
Шулай ук Казан Дәүләт ветеринария академиясенең терлекчелек технологиясе кафедрасы мөдире, ветеринария фәннәре докторы, профессор Рамил Фәйзрахманов та чыгарылышларны бәйрәм белән котлап:
– Бу белемегез киләчәккә төпле фундамент. Укуыгызны бездә дәвам итә аласыз, – дип югары белем алырга чакырды.
Чыгарылышларның остазлары әйтүенчә, бүген алар иң булган, уңган, тәртипле студентларын олы тормыш юлына озаталар. Сер түгел, студентларның күбесе иҗади яктан да, спортта да зур уңышларга ирештеләр. Ул гына түгел, төрле компетенцияләрдә ирешкән уңышлары да бихисап. Кыскасы, укытучылар чыгарылыш укучылары белән ихлас горурлана алалар.
Техникумда актив студентларга аерым игътибар. “Аларның һәрдаим ярдәм итүләре, студентлар һәм уку йорты тормышын күңелле итүдәге тырышлыклары әйтеп бетергесез”, – дип билгеләде техникум директоры. Чыннан да, бүгенге көндә авыл хуҗалыгына яшь, энергияле һәм яңа фикерле белгечләр бик кирәк һәм техникум шушы таләпләрне канәгатьләндерерлек кадрлар әзерли.
Остазлар чыгарылышларны кочаклап, һәрберсенә бәхетле киләчәк теләделәр. Ә шулай да аларның иң зур бүләге – студентларның уңышка ирешүе, тормышта үз юлларын табуы. Техникумда биргән белем һәм тәрбия – тормыш юлын яктырта торган маяк кебек ул...
Тантанада алар тәкъдим иткән чыгышлар, шигырьләр, җырлар бу бәйрәмне тагын да җанландырды. Мондый мизгелләр – тормышның иң кадерле хатирәләре булып калачак. Чыгарылыш кичәсе – ул бер чорның тәмамлануы гына түгел, яңа, иҗади һәм уңышлы тормыш башлангычы да.
Бу хактагы фоторепортаж белән atnya-rt.ru сайтында таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев