Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бүген бәйрәм

Хөрмәтле хезмәттәшебез Раилә Васил кызы Минибаеваның бүген туган көне!

Аны шушы олы бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз!

Һәрчак ачык йөзле, гел турысын әйтеп сөйләүче, кирәк чакта һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торган дустыбыз – “Әтнә таңы”ның веб-редакторы белән ихлас горурланабыз. Бүген бөтен коллективыбыз өчен зур бәйрәм.

Раилә! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, сөекле улыңның, әти-әниең һәм абыеңның, барлык туганнарың, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.

Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.

Иң изге теләкләр белән “Әтнә таңы” коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев