Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Булмас димә

Агачлар да дога укый

Дөньялыкка яратылган һәр тереклек Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылганын сөйләп торалар, укып барабыз.

 Иртәнге намаз вакытында әтәчләр кычкыра башлый. Кайнанам “Әтәч кычкырганда теләк теләсәң, кабул була”, дип еш әйтә. Башта игътибарга алмадым, искә төште дә әтәч кычкырган сәгатьләрне барлый башладым, намаз вакытларына туры килә.
Табигатьтә йөргәндә күзәтергә яратам, әллә нинди могҗизаларга тап буласың. Менә бу агачка игътибар итегез әле, Кече Әтнә зиратында үсә ул. Дога кылып утыра кебек.  Фотога төшереп, сокланып кайттым да, икенче юлы шул юлдан үткәндә карыйм, алар анда икәү икән: берсе зиратның бер башында, икенчесе – юл кырыенда.

Икәүләп биредә ятучы әрвахларга дога кылып утырган күк.
Бәлки чынлап та шулайдыр... без, адәм балалары гына аңлый алмый торганбыздыр бу могҗизаны...

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев