46 авторның берсе – Әтнәнеке!
Бу хакта уйлый да алмый идек.
“Ел китабы – 2017” бәйгесенә нәтиҗә ясар вакыт та килеп җитте. Әлеге бәйге 1987 нче елдан ТР Милли китапханәсе һөм укучылар җәмгыяте тарафыннан үткәрелә.
Бәйгенең төп максаты – татар язучылары әсәрләрен Татарстанда яшәүче төрле милләт кешеләре арасында пропагандалау, укучыларның зәвыгын, шулай ук ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләү.
– Быелгы ел китабын билгеләү безнең өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Чөнки бәйгегә кертелгән 46 автор арасында якташыбыз – китапханәнәбезнең якын дусты, киңәшчесе Гөлүсә Рәшит кызы Батталова да бар, – диделәр район үзәк китапханәсендә эшләүчеләрү
Бәйгегә Гөлүсә Рәшит кызының “ Бер йотым бәхет” шигырьләр китабы кертелгән.
Котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев