Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Азалия җиңгән, Камил биегән... - шахматчылар башкаладан кайттылар

Шахматчыларыбызның чираттагы уңышлары.

7-13 гыйнварга кадәр Казан шәһәренең шахматчылар йортында Н.И. Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышланган классик шахмат төре буенча ачык турнир узды. Турнирда 11 яшькә кадәргеләр, 13 яшькә кадәргеләр, 15 һәм 17 яшькә кадәрге шахматчылар көч сынаштылар.

Бу ярышта Әтнәдән дә 6 шахматчы катнашты. Ярышлар авыл районнары арасында, шәһәр районнары арасында, һәм гомуми нәтиҗә чыгарып исәпләнде.

Безнең Әтнә шахматчылары авыл районнары арасында көч сынашты.

11 яшькә кадәргеләр арасында уйнаган Азалия Мифтахова 7 очко туплап, авыл районнары арасында - беренче, гомуми республика буенча өченче урын алды!

Инзилә Гарипова 9 очкодан 5 очко туплап, авыл районнары арасында -  икенче урында.

7 яшьлек Сәгъдиев Раяз 11 яшькә кадәргеләр арасындагы уенда катнашып, 2 очко алды. Бу аның өчен бик яхшы күрсәткеч. "Март аенда булачак 9 яшькә кадәргеләр арасындагы ярышка алып барам, Алла боерса, шуңа әзерлек булды бу аның өчен", - ди шахмат тренеры Раил Шакиров.

13 яшькә кадәргеләр арасында уйнаган Камил  Кәримов,  9 уеннан 5 очко туплап, авыл районнары арасында - беренче урында!

"Очколары тигез булгач, аларны кабат уйнаттылар. Уен беткәч, 3 сәгать дәвамында видеодан Камилнең уйнаганын гына карап утырдык. Әйбәт уйнады, җиңде. Бик шатландык. Үзе дә шатланды. Автобуска чыккач та биеп алды әле... Мин бик канәгать алар уеныннан. Горурланып кайттым", - ди тренер Раил Гамил улы.

Фотоларны тренер Раил Шакиров җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев